Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Тормышка каршы 10 мең адым"акциясе узды

Чара бөтен Россия буйлап сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында узды.

Әлеге акцияне үткәрү безнең районда традициягә керде инде. Акциягә старт район үзәгендәге Үзәк урамда бирелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов әлеге чарада катнашучыларны җылы сәламләп, дистанцияне уңышлы узуларын теләде.

Акциягә өлкән буын да, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” студентлары, укучылар, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, Россия пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе әгъзалары да кушылды.

Гөлсинә Фәизова, пенсионер:

- Бу акциядә һәр тапкыр катнашам. Мин скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнәм. Пенсиядә буш вакыт күп, ә спортның бу төрләре сәламәтлек өчен файдалы. Йөрү үзеңне тонуста һәм физик формада тотарга ярдәм итә. Бүген дә мин бик шатланып акциягә кушылдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев