Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Тимур Сөләйманов белән туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Сәфәр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Бүген Чүпрәле районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов булып китте. Ул шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы булып тора. Шуңа күрә Тимур Җәүдәт улының төп максаты Чүпрәле районында туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен өйрәнү һәм танышу иде. Сәфәр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Тимур Сөләйманов башта Кече Чынлы урта мәктәбендә булды, аннары җаваплы затлар катнашында Башкарма комитетта түгәрәк өстәлдә катнашты.. Кунакны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов озатып йөрде.

Кече Чынлы урта мәктәбендә кунакларны татар җыры белән «Гөлҗамал» ансамбле каршы алды.  Белем бирү учреждениесе директоры Тәскирә Ибраһимова укучыларны укыту эшчәнлеге һәм процессы, мәктәптә ана  телендә  укыту методикасы белән кыскача таныштырды. Кече Чынлы урта мәктәбенең төп эшчәнлеге татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Биредә милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне олылыйлар һәм хөрмәтлиләр..

Моның үрнәге итеп, педагоглар һәм мәктәп укучылары татар бизәкләре, балчыктан уенчыклар, милли хатын-кызлар атрибутлары ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

–Балалар бик теләп түгәрәкләргә йөриләр. Ә әзерләнгән әйберләр һәм предметлар белән без конкурсларда, төрле хәйрия акцияләрендә катнашабыз, -дип сөйләде директор.

Моннан тыш, ул әлеге мәктәптә туып-үскән һәм укыган күренекле эшлеклеләр белән дә таныштырды. Алар арасында Ринат Таҗетдинов, Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар бар.  Тәскирә Ибраһимова, кеше кайда гына туып үссә дә, булсын ул гади авыл баласы һәм үз ана телендә белем алган укучы, аның теләге булганда зур уңышларга ирешүдә бернинди киртәләр дә комачауламый, диде.

Мәктәп директоры мәктәптә милли көрәш үсешенә дә зур игътибар бирелүен дә сөйләде. Авылның бу яктан яшь көрәшчеләр өчен алга таба танылган спортчылар буларак формалашу мәйданчыгы булуын да әйтеп үтте.

Аннары Чүпрәле районы Башкарма комитетында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов та катнашты.

Айрат Җәлалов үз чыгышында районда туган телләрне саклауга юнәлдерелгән программалар турында сөйләде.

- Чүпрәле районы — күпмилләтле, ул татар, чуаш, рус һәм башка милләтләрнең уртак йорты.  Бездә туган телләрне саклау буенча зур эш алып барыла, агарту юнәлешендә һәм мәдәни чаралар үткәрелә, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Реклама

Мәгариф учреждениеләрендә белем алу, шулай ук агымдагы елда туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында алып барыла торган мәдәни эшчәнлеккә җентекләп тукталды.

“Районда туган телләрне саклау буенча шактый эш башкарылды, әмма әле тагын да күп эшләр башкарасы бар: конкрет гамәлләр планы булдырылган, без аны тулысынча тормышка ашырырга тырышабыз", - диде Айрат Җәлалов.

Агымдагы елда башкарылган эшләр билгесе итеп,  Тимур Сөләймановка Чүпрәле энциклопедиясе һәм сәнгать мәктәбенең яшь талантларының музыкаль дискы бүләк ителде.

Туган телләрне саклау буенча эш тәҗрибәсе белән белем бирү учреждениеләре вәкилләредә : «Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы " директоры Галина Кудряшова, шулай ук Иске Ишле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Биктудина уртаклашты.

Түгәрәк өстәл эшенә йомгак ясап, Тимур Сөләйманов Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши, дип билгеләп үтте.  ТР Хөкүмәтенең бу милләтләргә аландагы төрле чәчәкләр сыман уңайлы шартлар булдыру максаты икәнлеген әйтте.

- Балачактан һәр кеше үз халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә тормыш рәвеше белән очраша. Әйтик, Чүпрәле районында татар һәм чувашлар дус һәм тату яши. Монда республиканың бөтенлеге чагыла һәм безнең максат-боларның барысын да саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру. Без һәр кешегә, һәр милләткә кадер-хөрмәт белән карарга тиеш. Бу ел Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, Бу республикада бу уңайдан нидер җитми түгел, ә бу мәсьәләгә тагын да күбрәк игътибар бирү өчен кабул ителде. Чөнки безнең республика һәрвакыт дустанә булуы белән аерылып торды, күпмилләтле халык бер-берсенә карата бик ихтирамлы һәм толерант мөнәсәбәт белән карый. Бу-безнең байлыгыбыз, аны хөрмәт итәргә һәм арттырырга кирәк.

Ул киләчәктә дә бу юнәлештә эш дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, үз чиратларында, мәктәпләрдә туган телләрне укытуның сыйфатын күтәрү юнәлешендә булган  сорауларын һәм теләкләрен әйттеләр. Тимур Сөләйманов аларны һичшиксез татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиягә карап тикшерүгә куярга вәгъдә бирде.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев