Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге җиңүчеләре билгеле

Чүпрәледә Татарстан Республикасы һәм район оешу көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге җиңүчеләрен котладылар.

“Иң әйбәт предприятие”  номинациясендә призлы урыннарны Матак урта мәктәбе, Алешкин-Саплык балалар бакчасы һәм  “Сетевая компания” район электр челтәре  филиалы яулады.
 “Үрнәк йорт биләмәсе” номинациясендә җиңүчеләр булып, Яңа Кәкерледән Мидехат Замалтдинов, Иске Чокалыдан Илфак Асхаров дип игълан ителде.
Авыл җирлекләре арасында территорияләрне иң әйбәт төзекләндереп торучылардан Село Уби, Иске Кәкерле һәм Иске Чокалы булды. 1 урынны Село Уби авыл җирлеге алды.
Җиңүчеләрне Марат Гафаров сәламләде һәм кыйммәтле призлар: мотоблок (1 урын), печән чабу җайланмасы- косилка  (2 урын), утын кисү пиласы (3 урын) тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев