Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә техника кышкыга әзерләп куелды

Яз, җәй, көз буе эшләгән техниканы юып-чистартып, майлап, төзәтеп ял иттерү дә зарур.

Комиссия тикшерде

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җибәрелгән республиканың “Гостехнадзор” башлыгы Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссиясе барлады.

Комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә йөреп чыкты, машина-трактор паркларындагы эш белән танышты һәм техниканы кышкы саклауга куюның торышына бәя бирде. Тикшерү барышында машина - трактор паркларының, ашлык суктыру, терлек азыгы әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, алып куелган узелларның Һәм детальләрнең торышы, шулай ук агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясауга әзерлеге бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары да тикшерелде.

Реклама

Конкурста катнашкан барлык хуҗалык инженер-техник хезмәткәрләре дә конкурска җаваплы караган, шуңа да техниканың торышы аерым шелтәләр тудырмады. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында кыр эшләреннән азат ителгән техника саклауга куелган, ә территорияләрдә тәртип урнаштырылган. Бүген барлык хуҗалыкларда да тырмаларны ремонтлау оештырылган, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү пунктларында чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр. Көн тәртибендә ремонт чорында хезмәт өчен түләү һәм матди кызыксындыру мәсьәләсе дә бар иде. Техниканы ремонтлау һәрвакыт чыгымлы чара булды һәм шулай булып кала да, ә техниканы дөрес итеп саклау – ремонт чыгымнарын киметүче факторларның берсе булып тора.

«Ак Барс - Чүпрәле» агрофирмасы һәм җаваплылыгы чикләнгән «Цильна» җәмгыяте элек еллардан бирле техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурсларда бәхәссез лидер булып калды. Бу юлы да алар – алдынгы позициядә. Шулай ук «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма», «Эталон Агро» хуҗалыгы механизаторлары һәм инженер-техник хезмәткәрләренең дә яхшы эшләре билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев