Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тегү цехы ачылды

Актив эшчәнлек

Районда халыкны эш белән тәэмин итү буенча максатчан чаралар башкарыла. Бүгенге көндә эшләргә теләгән кеше өчен хезмәтнең төрле формалары тәкъдим ителә.

Районда эш юк диючеләргә каршы “Чүпрәлеләрнең олысына да, яшьләренә дә эш урыннары җитәрлек. Эшләргә теләк булу гына кирәк”, диясе килә. Шушы көннәрдә генә үз эшчәнлеген башлаган тегү цехына да тагын унлап кеше кирәк, әнә. Һәм унга якын хатын-кыз монда эшли башлаган инде. Әмма буш торган тегү машиналары тагын да бар әле.  Цехның җитәкчесе Ләйсән Низамова сүзләренә караганда, эшне башлап җибәрү өчен алар бу өлкәдә электән үк беркүпме тәҗрибәсе булганнарга мөрәҗәгать иткәннәр.

– Тегү машиналарын кайтардык. Ә эшләргә кешесе юк иде. Чөнки инә, җепнең ни икәнен дә белмәгән кешене утыртып куя алмыйсың тегү машинасы артына. Шуңа да элек КБОда эшләп чыкканнарны, бу юнәлештәге һөнәри училище тәмамлаганнарны барладык. Шулай итеп тупланып, эшебезне башлап җибәрдек – киләчәге уңышлы булсын!-ди Ләйсән Гаязетдиновна.

Ширкәтне алар “Феникс” дип атаганнар.  Корабльне ничек атыйсың –шулай йөзеп китәр, диләр. Феникс – яңадан туу, мәңге яшәү, көчле булуны аңлата. Шулай булгач, тормышыбыздан югалып барган әлеге һөнәрчелек яңадан туып, аның дәвамлы буласына, күп кенә райондашларны бер коллективка берләштерәчәгенә өмет бар.

Ширкәткә эшкә килгән ханымнарның да фикерләрен белешәбез. Аларның берсе Гөлшат Әхмәтова, мәсәлән, элек елларда типографиядә хәреф җыючы булып, аңа кадәр халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында (КБО) эшләгән иде.

– Өйдә бикләнеп яшәүне бер дә яратмыйм шул. Эшкә чакырдылар да, бик теләп риза булдым. Ни сөйләсәң дә – монда коллектив.  Әле яңа гына оешсак та танышып, дуслашырга өлгердек. Эшебез дә әлләни катлаулы түгел. Теләгән кеше өйрәнә дә, өйрәтербез дә, - ди ул.

Әлегә аларны Сембер шәһәрендәге “Русь” тегү фабрикасы үз канаты астына алган. Тегелергә тиешле материаллар да аннан кайтарыла. Цех исә Иске Чүпрәле авыл җирлегенең элеккеге, бушап калган бинасында урнашкан. Телефон номеры: 89272476865.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев