Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Түбән Каракитә авылы мәдәният йорты ремонтлана

Районда социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм төзекләндерү  дәвам итә

Түбән Каракитә авыл мәдәният йорты ремонтлана. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты программасы буенча эшләнә. Ремонт эшләренә 12 миллион сумнан артык  акча сарыф ителәчәк.

Программа нигезендә  мәдәният йортында җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасы, электр эшләре алып барыла.  Фойе, сәхнә түшәм-идәннәре, стеналары яңартыла, ишекләр алмаштырыла. Моннан тыш, китапханә дә яңа төсмер алачак. Шулай ук, мәдәният йортына керү юлы да яңа баштан ук эшләнәчәк.

Каракитәдә икекатлы мәдәният йорты бинасы 1967 елда төзелә. Башлап ул агачтан эшләнә, Шәрәф Мөдәррис исемен йөртә башлый. Аннан янып китә һәм 1992 елда яңадан, бу юлысы инде кирпечтән төзелә.  Мәдәният учагы авылның үзәгендә урнашкан. Якында гына мәктәп һәм балалар бакчасы,  кибет, мәчет урын алган.

– Мәдәният йортын төзекләндерүне күптәннән көтә идек. Бина моннан берничә ел элек гомумән авария хәлендә калды. Яңгыр үтеп, стеналары ишелү куркынычы бар иде.  2015 елда аның түбәсе алмаштырылды, тәрәзәләр, ишекләр куелды. Быел исә шуның дәвамы буларак, эчке якта тулысынча төзекләндерү эшләре башланды, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов.

Реклама

Гөлсинә Чабаева; сәнгать җитәкчесе:

–Мәдәният өлкәсендә 2005 елдан бирле эшлим. Яңа төзекләндерелгән мәдәният йорты авылны бизәп, яшәртеп торачак. Анда олысы да, кечесе дә теләп йөрер, төрле күңел ачу чаралары, концертлар  гөрләп торыр дип ышанып калам.

Белешмә

Районда 23 авыл мәдәният йорты, 14 авыл клубы, 1 район мәдәният йорты эшли. Бүгенге көнгә мәдәният учреждениеләренең 10сына капиталь төзекләндерү таләп ителә. 2012 елдан башлап, “Авыл клублары” программасы нигезендә Шланга, Хорновар-Шигали, Яңа һәм Иске Элмәледә, Татар Шатрашаны, Чуваш Бизнәсе,  Чуваш Шәйморзасы, Түбән Чәке авылларында яңа биналар сафка басты. Үткән ел Чуваш Чүпрәлесе авылында клуб төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X