Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Тату сыйныфның серләре" нидә икәнлеген ачыкладылар

Чүпрәле районында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды, анда Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч һәм, әлбәттә инде,  хуҗалар -чүпрәлеләр катнашты.

Зона этабында Чүпрәле районыннан 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы ата-аналар комитеты  көч сынады.

Командаларга уңышлар теләп, сәламләү сүзен  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җиткерде. Ул ата-аналар комитетларының  белем бирү учреждениесе белән һәрдаим элемтәдә торып, хезмәттәшлек итүен, балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә   уңышлы эшчәнлеккә юл, дип билгеләп үтте.

"Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең  проект эшчәнлеге бүлеге мөдире Айгөл Кашапова конкурсның мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелүен әйтте.

Бәйге  командаларның  эшчәнлекләрен туплаган  күргәзмә белән танышудан башланып китте.  Китап калынлыгындагы тупланган портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар һәм кубоклар – болар барысы да мәктәп тормышында ата-аналар комитетларының актив катнашуы турында сөйли. Тәтеш шәһәреннән ата-аналар комитеты мәктәп тормышы белән генә чикләнмичә,  шәһәрнең үз һөнәрчелеге-балыкчылыгы турында да сөйләргә онытмад. Кайбычлылар  исә үзләренең  уңышларын җыр итеп тә башкарып бирделәр.

Чүпрәле әти-әниләре сәламәт яшәү рәвешен беренче планга куйган. Җәй көне балалар белән бергә дару үләннәре, файдалы җиләкләр җыюлары  турында сөйләделәр, ә кыш көне аларның барысын да иммунитетны ныгыту өчен кулланалар икән. Презентация вакытында кунаклар хәтта кышыкга дип әзерләнгән  үләннәрдән кайнатылган  хуш исле чәйләрне татып карадылар, файдалы җиләк-җимеш белән сыйландылар. Кыскасы, һәр команда үзенчәлекле һәм эчтәлекле күргәзмә белән жюри әъзаларының игътибарын җәлеп итәргә тырышты.  

Аннан  район мәдәният йорты сәхнәсендә командалар сыйныфның " визит карточкасы» белән чыгыш ясадылар һәм үз проектларын якладылар. Чикләнгән вакытта һәр команда иң дус һәм күңелле сыйныф булуын расларга тиеш иде. Биредә  алар үзләренең фантазиясен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар.

- Безнең сыйныф бик дус һәм күңелле, әти-әниләр дә шундый ук. Аларның һәркайсы ниндидер шөгыльгә ия. Әйтик, кемдер  баянда уйный, кемдер җырлый, бии. Райондагы Әтиләр советы рәисе Илмир Измайлов та безнең сыйныфта. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Алар ата – аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, ә безнең үрнәктә сыйныфтагы балалар арасындагы  дуслык та  көчлерәк булыр, дип ышанабыз, - ди 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы исеменнән  Альбина Шәрәфетдинова.

Компетентлы жюри катнашучыларның чыгышын бик озак бәяләде. Нәтиҗәдә, жюри карары белән Гран-прига Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы ата-аналар комитеты лаек булды.

Буа командасы 1 урынны алды, ә Кайбыч районы командасы 2 урынны алды. 3 урын Тәтеш районы командасына эләкте.

"Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең  проект эшчәнлеге бүлеге мөдире Айгөл Кашапова барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны дипломнар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләде.

Шул рәвешле, Чүпрәле командасы һәм 1,2 урыннарны яулаучылар конкурсның  февраль аенда узачак финалында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев