Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны якты дөнья белән хушлашты

Фатыйх Җәлалетдин улы Җәлалетдиновка быел 95 яшь тулды.

Фатыйх Җәләлетдин улы күп балалы гаиләдә туа.  1932 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1939 елда җиде сыйныфны тәмамлап, Свердловск шәһәренә китә. 1943 елның маенда туган авылына кайта, ә октябрь аенда аны Совет Армиясе сафларына алалар һәм Саратов өлкәсенең Тартищево шәһәренә җибәрәләр. 

Анда ул беренче әзерлек узып,  Иваново өлкәсенә күчерелә.  Фатыйх Җәләлетдин улы үз хезмәтен Марий Эл Республикасының Суслонгер шәһәрендә башлый.  Аннан полклары Мурманск өлкәсенә күчерелә. 

Фатыйх Җәләлетдин улы армиядә сигез ел хезмәт итә. Аның медальләре күп.  1951 елда туган авылына кайта.

Реклама

Сугыштан соңгы бөтен гомерен тыныч хезмәткә багышлый: колхозда эшли,  авыл клубы мөдире, колхоз склад мөдире булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң да мәктәптә каравылчы булып эшли әле.

Бүген ветеранны соңгы юлга озаттылар. Район башлыгы Марат Гафаров ветеранның туганнарының  һәм якыннарының, шулай ук җирдә якты күк йөзе һәм тынычлык өчен көрәшкән фронтовик буларак, авыл халкының кайгысын  уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X