Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Фазлаев Нурулла Гарифулла улының 110 еллыгын билгеләп үттеләр

Россия кешесенә Туган ягына, гүзәл Ватанына мәхәббәт хисе хас. Бу мәхәббәт элек-электән туган илебезне яклауда, тормышларын кызганмыйча яу кырында батырдарча көрәшүләрендә күренә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 79 ел узды. Ул совет халкы өчен зур сынау булды. Һәм без бүген тыныч күк йөзе астында яшәүче якташларыбыз сугышчыларыбызның, тынычлыкны саклап калган геройларыбызның батырлыгын беркайчан да онытырга тиеш түгел. Шушы көннәрдә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Нурулла Фазлаевның тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан тантаналы чара район үзәгендә Геройлар Аллеясында башланды. Ветераннарның район Советы әгъзалары һәм Мунчәли мәктәбе укучылары каһарман бюстына венок куйдылар. Аннан соң тантана район тарихын өйрәнү музеенда дәвам итте. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Район геройларын искә алу уңаеннан бер минутлык тынлык игълан ителде. Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров Герой Нурулла Фазлаевның батырлыклары турында бик үтемле итеп сөйләде. Ә Мунчәли мәктәбе укучылары монтаж ясадылар, анда якташларының тормыш юлы һәм сугышчан казанышлары чагылдырылды.

... Н. Фазлаев 1909 елның 6 мартында Татарстан АССР Чүпрәле районы Мунчәли авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлый. 1940 елда Казахстанның Джамбул шәһәренә күчеп килә. Урман эшкәртү эшләрендә, горкомхозның ремонт-төзелеш конторасында ташчы булып эшли. Совет Армиясенә алынгач, 1941 елның августыннан 253 нче инженер-төзелеш батальоны составында була. 29 августта батальон илнең көньягында, Иранда «татулык» операциясендә катнаша. Хәрби төзүчеләргә бик кыска вакыт эчендә мөһим хәрби бурычны үтәргә туры килә һәм батальон аны намус белән үти. 1943 елның июлендә фронтка алына. Курск сугышында катнаша. Курск дугасына килгәч, батальон совет гаскәрләре узачак юлны фашист миналарыннан арындырырга боерык ала. Бу җиңел булмаган һәм куркыныч бурычның бер өлеше Фазлаев отделениесенә йөкләнә. Беренче көнне бүлек 500 минаны зарарсызландыра, икенче көнне -750, өченче һәм алдагы тәүлекләрдә Фазлаев саперлары 1000 әр дошман минасын алалар. 

281 нче аерым штурм инженер-сапер батальонының отделение командиры (19 нчы инженер-сапер бригадасы, 13 нче армия, 1 нче Украина фронты) старшина Фазлаев үзенең солдатлары белән Одер елгасын кичүдә безнең гаскәрләргә (1945 елның 26 гыйнвары, Польша) беренче булып паром кичүе ача. Отделение саперлары резерв понтоны аша артиллерия уты астында Днепрның уң як ярына тулы бер полк җибәрә. 5 тәүлек дәвамында аның аша йөзләгән автомашина һәм кораллар, күп кенә сугыш кирәк-яраклары чыгарыла. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1945 елның 10 апрелендә бирелә. Бригада командиры старшина Фазлаевны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән бүләкләү кәгазендә менә нәрсәләр язган: "1945 елның 26 январенда пехота Одер елгасы янына килгәч, старшина Фазлаев үзенең солдатлары белән Хохваушвиц районында паром кичүендә икенче ярга беренче булып чыкты. Фашистлар пароходта яшеренгән ике дотадан һәм бронекатердан ата. Караңгылык капламы астында Фазлаев отделениесе Көнбатыш ярга чыкканнан соң немецлар белән сугыша һәм аларны юк итә. Дошман авиациясе бомбаларына да карамастан корал төягән йөзләрчә техника һәм орудияләр җибәрә, сугышчыларга Одер елгасының көнбатыш ярында плацдарм алырга һәм анда беркетергә мөмкинлек бирә».

1945 елда фашист Германиясен җиңгәннән соң, старшина Нурулла Фазлыев демобилизацияләнә һәм тыныч хезмәткә кайта. Джамбау шәһәрендә яши. «Алтын Йолдыз» медале (Советлар Союзы Герое исеме 10.4.1945), Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкдәнә. 
Көннең икенче яртысында чаралар Мунчәли авылы мәдәният йортында дәвам итте. Герой юбилее кысаларында тантанада катнашучылар шул дәһшәтле сугыш, сугышларда һәлак булган һәм исән калган сугышчылар, аларга язмыш биргән кырыс сынаулар һәм аны намус белән үтәүләре турында искә төшерделәр. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары яңгырады, ул кырыс еллар турында сюжетлар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев