Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Районыбызның социаль өлкә хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше күпсанлы дәүләт, район бүләкләре: Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, медальләр белән бәяләнде.

Илебездә 2001 елдан башлап ел саен 8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында гомерләрен социаль өлкәдә хезмәт итүгә багышлаган хезмәткәрләр һәм ветераннар хөрмәтләнде.

Бүгенге көндә районда әлеге өлкәдә 120 дән артык кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, ялгызларны, ятимнәрнене, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны, гомумән ярдәмгә мохтаҗга булган һәркемне  кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкара. Социаль хезмәткәр - хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул.

Район башлыгы Марат Гафаров  бәйрәм белән  ихлас рәхмәт сүзләрен  белдерде:

–Социаль хезмәткәрләр көне – олы җаваплылык хисенә ия булучылар, кирәк чакта ярдәмгә ашыгучылар, күңел байлыгын, түземлелек һәм көчләрен башкаларга бүләк итүчеләр бәйрәме ул. Без сезнең авыр, әмма кирәкле хезмәт башкаруыгызга сокланабыз. Башкалар өчен файдалы булырга, игелек кылырга тырышуыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыр, тынгысыз хезмәтегез сезгә рухи канәгатьлек алып килсен, күңел җылысын бирүчеләр олы хөрмәтен бүләк итсен. Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга матур уңышлар юлдаш булсын.

Район башлыгы коллективның төрле катлау кешеләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча бурычны уңышлы үтәүләрен, күпкырлы хезмәтләре белән районның социаль тотрыклылыгына өлеш кертүләрен, идарә эшчәнлегенә министрлыкта да, муниципалитетта да уңай бәя бирелүен бәян итте. “Пандемия чорында социаль хезмәткәрләр җилкәсенә бик зур эш йөкләнде. Өстәмә игътибарга мохтаҗ кешеләр саны артты. Бу сынаулардан да югалып калмады алар”,-дип ассызыклады район башлыгы.

Бу бәйрәм көнендә сәхнәдән ярдәмгә мохтаҗлар белән һәрвакыт янәшәдә булучыларга котлау сүзләре җитәкчеләрдән, бер юнәлештә хезмәттәшлек итүче коллегаларыннан, хезмәт ветераннарыннан да җылы тәбрикләүләр шактый булды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча Айрат Җәлалов үзенең котлау сүзләрен иҗади номер аша яңгыратты. Район мәдәният йорты артистлары да әлеге өлкә хезмәткәрләре хөрмәтенә үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте.

Районыбызның социаль өлкә хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше күпсанлы дәүләт, район бүләкләре: Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, медальләр белән бәяләнде.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев