Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә штраф түләмәгән 54 шофер җавапка тартылды

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе турында күп автомобильчеләр белә.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Гаепләнүчеләрнең “хәленә” керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул иткән иде. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп - хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар бу өчен бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми. Автоинспекция бүлекчшсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның әйтүенә караганда, быелның үткән чорында гына да әлеге маддә буенча 54 шофер җаваплылыкка тартылган. Шуларның сигезе мәҗбүри эшкә тартылган, ә калганнары штраф суммасын икеләтә арттырып түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев