Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шикәр чөгендерен алу дәвам итә

Район басуларында бөртеклеләрне урып – җыю эшләре төгәлләнде. Көннәрнең коры һәм аяз торуы да игенчеләргә уракны киң җәелдереп эшләргә мөмкинлек бирде.

Чимал дәүләткә китә
34200 гектарда үстерелгән ашлыкның тулаем җыемы 92,3 мең тонна булды, ягъни һәр гектардан уртача 27,1 центнер бөртек җыеп алынды. Хәзер район авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында 3443 гектар басу мәйданын биләгән шикәр чөгендерен җыеп алу бурычы тора. Бүгенге көнгә 500 гектарга якын плантацияләрдә татлы тамырлар казытылды да инде. Һәр гектардан уртача 400 центнерга якын уңыш алына. “Низамов А.А.” крестьян – фермер хуҗалыгында 60 гектар мәйданны биләгән әлеге культураны тиз арада җыеп кабул итү пунктларына тапшырдылар. Һәр гектардан уртача 500 центнер чөгендер алынды.
Моңарчы шикәр чөгендерен мең гектарда үстергән “Цильна” хуҗалыгы быел бу культураны 500 гектарда гына икте. Ник дигәндә, малларның баш санын арттыру сәбәпле терлек азыгы культураларының мәйданын тагын да киңәйтергә туры килгән. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 51 центнер уңыш җыеп алган хуҗалык шикәр чөгендереннән дә тотрыклы чимал ала. Бүген бөтен игътибар шушы кырга юнәлтелгән. Үсемлекчелек белгечләре, шоферлар һәм механизаторлар тәүлек буе диярлек басуда. Кырга килү белән баш агроном Рәис Рәимовны очрата алмадык. Бераз гаҗәп тә тоелган сымак булды.
-Баш агроном “РОПА” комбайны пилоты Рәфик Шәйдуллов янына утырып китте, чөгендерләрне казытканда югалту очраклары юкмы дип тикшерә”, - диде чимал төяп эшкәртү заводларына китүче машиналарың исәбен теркәп баручы Ринат Әсәдуллин. Күп вакыт та үтмәде, “РОПА” маркалы комбайн безнең яндагы кагатка килеп бункерыннан чөгендерләрне бушата да башлады.

-Эшкә тотынганның беренче көнендә комбайннан соң чөгендерләрнең казытылмыйча калуы билгеле булды. Катлаулы техника бит, теләсә кайсы инженер акылы җитмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә җитәкчебез Казаннан белгеч чакыртты. Хәзер эшләр җайланды, комбайнны тәүлек буе туктатмыйбыз. Көндез Рәфик Шәйдуллов, икенче сменада Рәмис Айнуллов үзләренең ярдәмчеләре Дамир Төхфәтуллов һәм Тәлгать Сабитов белән 30 ар гектарга якын чөгендер казыталар”, - ди Рәис Рәимов. Урак чорында да 26900 центнер ашлык суктырып район комбайнчылары арасында беренче урынны яулаган Рәфик Шәйдулловка ел саен шушы катлаулы техника белән эшләүне тапшыралар. Ышанычлы кулларда комбайн да югары җитештерүчән эшли.
-Кичә бер мең тонна чөгендер озаттык, бүген 1500 тонна чамасы булыр. Шоферлар да бик өлгерләр. Әсхать Җәмалетдинов, Әнсар Төхфәтуллов кебек уңган шоферларыбыз Буа шикәр заводына өчәр рейс ясыйлар”, - дип сөйли исәп эшен алып баручы Ринат. Хуҗалык Буа заводыннан тыш Ульяновск өлкәсендәге Цильна шикәр заводына да чимал тапшыра. Көннәрнең коры торуыннан мөмкин кадәр күберәк файдаланып калырга тырышалар биредә.


Рәсемдә: “РОПА” пилоты Рәфик Шәйдуллов үзенең ярдәмчесе Дамир Төхфәтуллов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев