Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сенаж салалар

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр.

Бүгенге көнгә 20 мең тоннага якын сенаж салынды,биш мең тонна чамасы печән әзерләнде. Бу таләп ителгән барлык азыкның 30 процентка якынын тәшкил итә. 
Терлек азыгы әзерләүдә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте, “Ак Бакрс – Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу, Иске Кәкерле, Яңа Элмәле һәм Татар Бизнәсе филиаллары, “Низамов А.А.” крестьян фермер хуҗалыгы эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Кайбер хуҗалыклар эшне ике сменада оештырып яхшы нәтиҗәгә ирешәләр. “Цильна” җәмгыятендә кыска гына вакыт арасында бер мең тоннадан артык печән киптереп саклауга куелды. Бу планда каралганның 70 процентын тәшкил итә. Биредә сенаж салу планын да 70 процентка үтәделәр. Бүгенге көндә “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалында кызу эш кайный. Филиал директоры Ришат Хәйбуллов белән азык утарында күрештек. Әле шушы көннәрдә генә люцер үләненнән сенаж салуга керешкәннәр. Берәр мең тонна яшел масса сыйдырышлы траншеялар тулып та килә. “Үткән кышта да азыкка кытлык булды. Берүк тырмага икенче кат басмас өчен быел азыкны мөмкин булган кадәр күберәк әзерләргә тырышабыз. Сенажга дип үстерелгән 300 гектар люцер үләнебез бар, массасы әйбәт чыга. Ваклатып төягеч ике техникага әрҗәле биш “КамАЗ” беркеттек. Бер техника да басып тормый, эшне ике сменада оештырдык, траншеяларны тиз арада тутырып өстен капласак сыйфаты да әйбәт булыр иде. Азыкның сакланышы да бик мөһим бит. 700 баш мөгезле эре терлегебез бар, аларның 160 –ы савым сыерлар”, - дип сөйли филиал башлыгы.

“К- 700” һәм “Анкадор” маркалы тракторлар белән яшел массаны тыгызлап торучы Тәүфыйк Таһиров белән Фиргать Кәлимуллин да эшне җиренә җиткереп башкара торган егетләр. Элек елларда да мондый эштә катнашып тәҗрибә дә туплаганнар. Азык утарында тагын 800 әр тонна яшел масса сыйдырышлы ике траншеяны төзекләндереп, агартып куйганнар. Аларга силос салачаклар. 100 гектарда чәчелгән кукурузны шунда урнаштырырга уйлыйлар. 50 гектардагы кәҗә һәм 90 гектарда үстерелгән костер үләннәрен киптереп эскертләргә куйганнар. “Печән әзерләү өчен көннәр бик җайлы торды, үзебез дә аннан тулырак файдаланып калырга тырыштык”, - дәвам итә сүзен Ришат Хәйбуллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев