Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сәүдә үзәкләре ябыла, чикләүләр якшәмбе базарына да кагылачак

Чара коронавирус таралуны профилактикалау өчен кабул ителә.

28 марттан 5 апрельгә кадәр Чүпрәле районында барлык сәүдә үзәкләре («Магнит» - 2 кат, «Арсенал» һ.б.) ябылачак. Бары тик сәүдә челтәрләрендә урнашкан азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә эшне дәвам итәчәк. Чикләүләр якшәмбе базарына да кагылачак, чүпрәлеләр аннан азык-төлек товарлары гына сатып ала алачак.
Моннан тыш, кафе һәм рестораннар ябыла, планлаштырылган юбилей тантаналары соңрак вакытка күчерелә.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны Россиядә эшләми торган дип игълан итте. Ял көннәре 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара коронавирус таралуны профилактикалау өчен кабул ителә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев