Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сайлаучылар алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты

Бүген  Чүпрәледә «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу узды. .

26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне булачак. Бу көнне республикада  теләге булган барлык  сайлаучылар  алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачаклар.

 «Бердәм Россия» - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. Праймериз нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия»партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Бүгенге чарада катнашу өчен  3 кандидат гариза бирде:

Марат Ринат улы Гафаров (Чүпрәле муниципаль районы башлыгы);

Ринат Рәүф улы Гайзатуллин  (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары)

Шакир Шәяхмәт улы Ягудин (ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе).

Очрашуны  модератор -  Чүпрәле муниципаль районы Советындагы  "Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе, партиянең райондагы  җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов алып барды.

Кандидатлар үзләренең идеяләре, планнары белән чыгыш ясадылар һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Сайлаучыларны, нигездә, киләчәктә республика программаларының дәвам итүе, авылда яшәүчеләрнең  тормыш дәрәҗәсен күтәрү, су белән тәэмин итү проблемалары, авылларда юллар төзү мәсьәләләре кызыксындырды. Һәр сорауга тулы  җаваплар бирелде.

Алдан тавыш бирү турындагы мәгълүматны  тулырак www.pg.er.ru  сайтында алырга була. Шулай ук, «кайнар линия» -8- 987-225-20-18 телефоны  да эшли.

26 майда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Расланган» аккаунты буларак теркәлгән сайлаучылар  өйдән чыкмыйча гына да тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә бары тик бер тапкыр гына катнашырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев