Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан тантаналы чаралар узды

 “Созидание” яшүсмерләр клубында Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш булып санала. Аның төп уңай ягы шунда: алгы планга коллектив, сыйныф, партия түгел, ә кеше куела. Хокукый өстенлекләр федераль үзәктә калса да, төбәкләрнең хокуклары яклана. Чарада катнашучыларны тәбрикләгәндә бу хакта Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров та ассыкзыклап үтте. Алар РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән берлектә җиде укучыга шәхесләрен раслаучы төп документ – паспорт та тапшырдылар. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Каюмов та Россиянең тулы хокуклы гражданнарына истәлек бүләкләре бирде.

Бу көнне Рәфик Җәмалетдинов, Ландыш Закирова, Лидия Хайлова, Ләйсән Сәлимҗанова, Гөлназ Сәнәтуллова һәм Ирек Хәйруллин “Бердәм Россия” партиясе сафларына кабул ителделәр һәм аларга партия таныклыгы тапшырылды.

Тантаналы өлештән соң залдагылар дүрт төркемгә бүленеп Россия Федерациясе Конституциясе белән бәйле “РосКвист” викторинасында белемнәрен сынадылар. Җиңүче командалар Дипломнар белән бүләкләнде. 

ФОТОЛЕНТА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев