Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “РосКвиз” интеллектуаль уены узды

18 февральдә “Созидание” яшүсмерләр клубында “РосКвиз” интеллектуаль уены үткәрелде.

Әлеге уен “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәк советы тарафыннан оештырылды.

“РосКвиз” интеллектуаль уены Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

Уен биш раундтан торды һәм анда “Беркут”, “Җиңү”, “Алга” һәм “Созидание” командалары көч сынашты. Уенда катнашучылардан ТАССР, СССР һәм Россия тарихын, 1941-45 еллардагы сугыш белән бәйле төрле даталарны һәм хәрби тема белән бәйле истәлекле көннәрне, геройларны һәм башкаларны белү таләп ителде.

Реклама

Гомуми нәтиҗәләр буенча “Беркут” командасы - I, “Алга” – II, “Җиңү”  командасы III урынны яулап, Дипломнар алды.

–“РосКвиз” кебек кызыклы, танып белү уеннарын уздыру безнең ил, республика, тулаем халык тарихы буенча белемнәребезне тагын да баетырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады район башлыгы урынбасары һәм җирле бүлек секретаре урынбасары Алексей Ярухин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X