Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ресурс үзәге булачак

Райондагы «Тармак технологияләре техникумы»нда нинди белгечлекләр алып була? Базар шартларында техникумның бүгенгесе һәм киләчәге турында директоры Рамиль Әхмәтов сөйләде һәм газета журналисты Римма Мәүлетова биргән һәм газета укучылардан кергән сорауларга җавап бирде.

Рамил Рафикович, 2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Дөньяның 60 иленнән 1,5 меңнән артык яшь профессионаллар Казанга “WorldSkills”  (ВордСкилс) “Яшь профессионаллар” дөнья чемпионатына киләчәк, бу исә эшче һөнәрләрне популярлаштырырга ярдәм итәр, дип көтелә.

“Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда да эшче һөнәрләр белгечлекләре үзләштерелә, ресурс үзәк тә оештырыла икән. Төзекләндерү эшләре башландымы әле?

–Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2019 елның  4 мартындагы 431-р номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасында булдырыла торган ресурс үзәкләре исемлеге һәм аларны 2019 елга финанслау күләме расланды. Шуның нигезендә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы»на 2-нче номерлы уку корпусын һәм ЛПЗ остаханәсен капиталь ремонтлауга 15.683 мең сум акча бүлеп бирелде.

Хәзерге вакытта подрядчы оешма “Стройград инжиниринг” җәмгыяте тарафыннан  төзелеш-монтаж эшләре башлады. Электроэлемтә кабельләрен монтажлау, түшәмнәрне җылыту, стеналарны штукатурлау, тәрәзә блокларын алыштыру һәм уку корпусын җылыту эшләре башкарылды да инде.  Остаханәдә фундаментны көчәйтү, диварларны ремонтлау һәм җылыту, түбә ябу планлаштырыла. План-график нигезендә ике бинаны төзекләндерү  агымдагы елның 1 августына тәмамланырга тиеш.

Уку корпусларын төзекләндерүне  тулысынча тәмамлау, уку хуҗалыгы биналарын реконструкцияләү һәм территорияләрне төзекләндерү өчен 44 млн. сум акча кирәк булачак. Башлангыч исәпләүләр буенча, уку сыйныфларын һәм мастерскойларны җиһазлау өчен 29 млн. сум акча кирәк.  Хәзерге вакытта мәгариф министрлыгы тарафыннан агымдагы елга 12 млн. сум бүлеп бирү буенча эш алып барыла.

Ресурс үзәге, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан һәм уку җиһазлары белән җиһазландырылганнан соң, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры боерыгы нигезендә төзеләчәк.

Техникумда ресурс үзәге булдыру нинди максатларны үз эченә ала?

–Ресурс үзәге агросәнәгать комплексының мәгариф өлкәсе һәм эш бирүчеләр, Татарстан Республикасының хезмәт күрсәтү һәм сервис өлкәсе арасында эшчәнлекне җайга салуның төрле рәвешләрен булдыру, кыйммәтле ресурсларга ия булу мөмкинлеген тәэмин итеп, бердәм мохит булдыруны максат итә. Ул учреждениенең структур бүлекчәсе буларак оештырыла һәм түбәндәге бурычларны хәл итәчәк:

 - төп һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру (профессиональ модульләр);

- һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның квалификациясен һәм компетенцияләрен сертификацияләү, шул исәптән эшче һөнәрләр буенча югары разрядлар бирүне;

- өлкәннәр өчен заманча җитештерү технологияләре буенча һөнәри белем бирүне һәм яңадан әзерләүне оештыруны.

Шулай ук, белем бирүнең бер юнәлеше буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәген булдыруны үз эченә алачак. Бу исә, беренчедән,  безнең төбәктәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестацияләре үткәрергә; икенчедән, мәктәп укучылары һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эш алып барырга; өченчедән, укучылар һәм производствога өйрәтү осталары-мастерлары өчен һөнәри осталык буенча республика конкурслары үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көнгә ресурс үзәге  булдыру программасын гамәлгә ашыру буенча юл картасы төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Ул “Ак Барс” холдинг компаниясе, “Цильна”, “Эталон-Агро” хуҗалыгы, “Цеолиты Поволжья” ҖЧҖ, “Строитель” ҖЧҖ, “Фламинго”, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, хезмәт күрсәтү һәм сервис өлкәсендә эшләүче предприятиеләр белән килешенгән.  Кадрлар әзерләү буенча партнерлар белән чаралар планы һәм килешүләр төзелде. Татарстан, Чувашия, Ульяновск өлкәсендәге югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән элемтәләрне ныгытабыз.

Эш бирүчеләрнең ресурс үзәге төзү белән кызыксынуы, әлеге проектны финансларга әзер булулары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уңай карар кабул итүдә  төп шарт булып тора. Предприятие җитәкчеләренә әзерлек барышында ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Районда уку процессын камилләштерү өчен бик күп эш башкарылды һәм башкарылып тора. “Алтын” физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде, анда техникумда укучы студентлар белән физик культура дәресләре үткәрелә һәм спорт секцияләре эшли, 700 кв.м мәйданлы мәйданчык асфальтланды, автомобиль кую урыннары төзекләндерелде, уку максатларына  1 автомашина бүлеп бирелде. Боларның барысы да район җитәкчелеге тарафыннан безгә бирелгән ярдәм һәм игътибар.

Элек-электән бүгенге техникум – кичәге һөнәри училище авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче учреждение булды. Бу традиция саклана, димәк.

–Алай гына да түгел, яңа уку программаларын үзләштерүгә, авыл хуҗалыгына һәм райондагы башка тармакларга кирәк булган төрле белгечлекләр һәм эшче һөнәрләр әзерләүгә керештек. 2018 елның 1 сентябреннән авыл хуҗалыгы производствосы осталарын әзерләү программасы гамәлгә ашырыла башлады; киләсе белгечлек – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологиясе, аны 2020 елдан башлап укыта башларга планлаштырабыз. Безнең техникум базасында эшче һөнәрләр буенча 2018 елдан башлап чәчтараш белгечлеге буенча;  2019 елдан экскаватор машинисты,  автомобиль краны машинисты, бакчачы белгечлекләре;  2020 елдан “Е” категорияле машина йөртүче белгечлеге буенча студентлар һөнәри әзерлек үтәләр һәм үтәчәкләр.

2019 елның 1 сентябрендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологиясе, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләре буенча читтән торып уку бүлеге ачылачак.

Без районан читтә яшибез. Улым быел мәктәпне тәмамлый. Аңа сезнең техникумда уку мөмкинлеге бармы? (Алия, Ульян).

–Әйе, безнең техникумда башка районнардан, Нагаткино, Батыр кебек күрше өлкәләрдән, республикадан килеп укучылар да байтак. Студентлар өчен тулай торак бар, ашханәбез эшләп тора. Бездәге шартлар белән танышу өчен «Ачык ишекләр көне» дә үткәрәлә. 

Безнең районда хезмәт кешесенең абруен ныгытуда, югары квалификацияле эшче һәм белгечләр әзерләү өчен шартлар тудыруда һәм аларны авылда беркетүдә зур адым ясалды, димәк. Уңышлар телибез сезгә! Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев