Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә район башлыгын сайладылар

Чарада район оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Дүртенче чакырылыш Чүпрәле районы Советының беренче утырышы булды. Анда депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән муниципаль берәмлек башлыгын сайлады.

Утырыш эшендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин катнашты. Чарада район оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Хисап комиссиясе рәисе Радик Мөхәммәтҗанов яшерен тавыш бирү системасын аңлатты һәм исемлек буенча 38 депутатны тавыш бирергә чакырды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп, бертавыштан, Марат Гафаров сайланды.

Реклама

Чара барышында район башлыгы ант бирде - Чүпрәле районына, аның халкына намус белән хезмәт итәчәге турында белдерде.

– Без алга барачакбыз, шул ук вакытта рухи һәм мәдәни үсеш өлкәсендәге тәҗрибәбезгә таяначакбыз, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров үз чыгышында. - Шуңа күрә барыбызга да районыбыз үсеше, халкыбыз тормышының муллыгы өчен уңышлы эш телим.

Утырышта район башлыгы урынбасары да билгеләнде.  Район башлыгы урынбасары вазифасын башкару янә Алексей Ярухинга йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X