Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә район башлыгы кубогына автокросс ярышлары узды

Чүпрәле районында узган автокроссны чын мзгънәсендә сәламәтлек, тизлек һәм адреналин бәйрәме дип әйтергә җирлек бар. Ярышның әлеге төрен үткәрү районда күркәм традициягә әверелде. Автокроссны Чүпрәле халкы һәрвакыт кызыклы һәм якты вакыйга буларак көтеп ала. 

Иртәдән үк элеккеге аэропорт мәйданы территориясенә машиналар агылды. Ярышлар үтәсе урынга җанатарлар, автоспорткны яраткан тамашачылар һәм район кунаклары күпләп килгән. Кояшлы җылы көн спортчыларга күңел күтәренкелеген сакларга, ә тамашачыларга ярышлар ахырына кадәр җанатарлар булып калырга ярдәм итте. Алар арасында оешма һәм предприятие җитәкчеләре, өлкән буын вәкилләре, хезмәт ветераннары һәм балалар катнашты. Кросс башланыр алдыннан Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров узышчыларны һәм автоспорт яратучыларны җылы сәламләде, аларны Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, спортчыларга бары тик уңышлар теләде. Ярышларның башлануын хәбәр итеп, берничә тапкыр Чүпрәле районы чемпионы исемен яулаган Нияз Хафизов ярыш флагын күтәрде. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимннары яңгырады. Стартка Ульяновск шәһәреннән килгән һәм район ярышларында чыныгу алган иң яхшы узышчылар чыкты. Ярыш шартлары электәгечә үк, пилотлар өч этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Берничә минуттан соң, баш судья Мансур Азюков ярышларга старт биргәч трасса өстен тузан болыты каплады. Кечкенә автомобильләр үкереп текә виражларны узды, ярыш киеренкелеге трассаның һәр метрында диярлек сизелеп торды. Комментатор Александр Воронежцевның ярыш барышын азарт белән сөйләп торуы да тамашачылар күңеленә адреналин өстәде. Кыскасы, тамашачыларга күңелсезләнергә туры килмәде. Тик менә узышның икенче этабы ахырында Нияз Хафизов идарә иткән машина двигателенең “көйсезләнә” башлавы гына җанатарларны хафага салды. Техника белгечләре никадәр генә тырышмасын, өченче этапның икенче әйләнешендә Нияз машинасы бөтенләй туктап калды. Ә бит бөтен мәйдан аннан җиңү көткән иде. Техника төзек эшләгән очракта җиңү дә бер адымда гына иде, югыйсә. Россия Федерациясенең спорт остасы Сергей Аничкин машинасына да җен кагылды диярсең. Икенче этапны да беренче булып төгәлләгән спортчы машинасының арткы тәгәрмәче текә борылыштан соң очкынып китеп, зур тизлек белән җанатарларга табан очты, ярый әле алар борылып өлгерделәр. Узышларның ике этабында да беренчелекне алган Сергей Аничкин гомуми балл буенча чемпион исемен яулады. Әйтергә кирәк, Сергей тәҗрибәле узышчы, Россиядә генә түгел Италиядә үткән ярышларда да призлар яулаган спортчы. Аның якташы, Ульяновскидан килгән узышчы Илья Пунько да яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм икенче урынны алды, Чүпрәленең яшь узышчысы Сергей Васильев өченче урын белән чикләнде. Барлык призерларга да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм автокросс буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Рамил Хисамов кубоклар, бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар. Җиңел булмаган спорт юлында һәр узышчыга Айрат Фиркатович киләчәктә дә күңелле җиңүләр һәм җиңел трассалар теләде. Узышчылар бер-берсе белән саубуллашканда агымдагы елда янә очрашырга килештеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев