Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Равил Бикчуров хуҗалыгы табышлы эшли

Бүген бөтен көч басуга юнәлдерелгән

«Игенчегә быел Ходай ярдәмен бирде. Габдулла Тукай сүзләренчә, яңгыр да вакытында яуды, җил дә вакытында исте. Үсемлекчелектә куйган хезмәтләребезне табигать тә куәтләндереп җибәрде. Кырдагы уңыш куандыра. Хәзер иң мөһиме шушы ашлыкны югалтуларсыз җыеп аласы иде. Бүген бөтен көч басуга юнәлдерелгән”,- ди крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров.
Әлеге хуҗалыкта быел 700 гектарда көзге бодай, 650 гектарда – арпа, 1 мең гектарга якын мәйданда сабан бодае, 500 гектарда көнбагыш һәм 50 гектарда шикәр чөгендере үстерделәр. Җитәкче сүзләренә караганда чәчү чорында кулланылган алдынгы технология, аннан соң да үсемлекләргә тиешле тәрбия бирү үзенең нәтиҗәсен күрсәткән. Хәзерге вакытта бикчуровлылар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 46 центнердан артык ашлык суктыралар. “Комбайнчыларыбыз уракка ныклы әзерлек күрде. Үткән еллардагыча кырга биш комбайн – ике “Полесье” һәм өч “Дон -1500” чыкты. Комбайнчыларыбыз да тәҗрибәле, һәркайсы дистә елдан артык уракта сынала. Илгизәр Бохариев, Фәрит Басыйров, Николай Титов, Зөлфәт Юсупов һәм Газинур Шәрәфетдинов шундыйлар. Алар арасында ярыш оештырылды. Хезмәткә түләү буенча махсус шартлар булдырдык”, - дип сөйли комбайнчылар янына килгән финанс хезмәткәре Җәмил Кучатков. Элиталы яңа сортлар белән эшләүне биредә алгы планга куялар. “Архат” сортлы сабан бодае узган ел кайбер участокларда 45 центнерга кадәр уңыш биргән. Быел да ул күрсәткеч шушы чама булыр дип өметләнәләр. Арпаның да сыра пешерергә яраклысын чәчәләр. Аксымы 10,5 проценттан югары булган бөртекләрне Саранск сыра пешерү заводына, килосын 11 сумнан тапшыралар.

Иртән үк без басуга килгән көнне биш комбайн 117 гектардагы “Немчиновская” сортлы көзге бодайны суктырырга керештеләр. Уртача уңыш 50 центнердан артык чыга диделәр. Җилемсәсе дә 25- 26 проценттан ким түгел икән. Чабаксар элеваторы вәкилләре ашлыкны карап киткәч ике дә уйламыйча килограммын 12 сумнан алырга ризалашканнар. Комбайннар эшне башлап ярты сәгать тә үтмәде, Чабаксардан прицеплар таккан дүрт “КамАЗ” автомашинасы килеп җитте. Тагын биш “КамАЗ” юлда, ди аларның вәкилләре. Иртәнге икенче яртыга кадәр ашлык суктырган комбайнчылар янә иртәнге җиде тулганчы ук штурвал артына утырганнар. “Вакыты бит шундый, йоклап ятарга ярамый. Урак елга бер генә була. Ә ашлыкны үзвакытында суктырып алмасаң җиргә коелып әрәм булуы да ихтимал”, - ди комбайнчылар ярышын әйдәп баручы Илгизәр Брхариев.

“Көнбагыштан да ярыйсы уңыш көтәбез. Быел аның ике сортын 500 гектарга чәчкән идек. “Пионер” дигәнен узган елларда да үстердек. Гомумән, без җиде елдан бирле көнбагыш үстерәбез. Эзләнә торгач безгә “Роки” сортын да тәкъдим иттеләр. Бу сорт иртә өлгерә. Майлылыгы да 50 процент чамасы”, - ди Равил Бикчуров. Үткән ел 700 гектарда үстерелгән көнбагыштан әлеге хуҗалык 30 миллион сум табыш алган. Көнбагышны кабул итүче Казан май экстракциясе заводы исәп – хисапны төгәл ясый диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев