Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Рафаэль Ильясовның юбилей кичәсе узды

Район мәдәният йортында  Татарстан Республикасының халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Рафаэль Ильясовның  80 яшьлек гомер бәйрәменә  багышланган юбилей кичәсе узды.

Юбилярны шушы истәлекле вакыйга белән котларга һәм легендар артистның шәхсән үзе белән очрашырга, аның талантын сөючеләр: якташлары,  хезмәттәшләре, кунаклар, атказанган артистлар килгән иде.

Юбилей кичәсен ачу вакытында район башлыгы Марат Гафаров барлык тамашачылар өчен дә әлеге чарада катнашу зур дәрәҗә, чөнки Рафаэль Ильясов татар мәдәниятенең олуг  легендасы, республикабызның чын сәнгать хәзинәсе булып тора, дип билгеләп үтте.

- «Рафаэль җырлаганда, йөрәк татарча тибә башлый», — дип әйткән  СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов. Әлеге сүзләрдән дә олырак бәя биреп булмастыр, мөгаен. Чыннан да Рафаэль Ильясов, республикабызның легендар җырчылары Илһам Шакиров, Зифа Басыйрова белән тиңләрлек  бөек тавыш иясе. Без сезнең бәһасез талантыгыз һәм татар халкының җыр-моңын, сәнгатен саклау өлкәсендә куйган хезмәтегез алдында баш иябез һәм сезнең белән горурланабыз,-дип билгеләп үтте Марат Ринат улы. Район башлыгы  якташыбызга сәламәтлек, озын гомер һәм иҗади уңышлар теләде.

Чарада  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисе  Әгъзам Гобәйдуллинның аудиокотлавы тыңланды.

-Рафаэль абыйның җырларын бүген дә яратып тыңлыйлар. Аның күркәм сыйфатлары бик күп. Шуларның берсе ул:  яшләрне өйрәтте, талантлы җырчыларны дөнья күләменә чыгарды. Тагын бер күркәм сыйфаты: ул кешеләрне  ярата. Шуңа да халкыбызның моң чишмәсе аңарда бервакытта саекмады,-диелде анда.

"Таиф "компаниясе вәкиле, якташыбыз Рәшит Фәсхетдинов, "Җыен" фонды директоры Фоат Рәфыйков, татар җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист һәм сатирик Рабит Батулла, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, "Татарстан" радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Илмас Шиһабетдинов, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов, Түбән Чәке урта мәктәбе директоры Айсылу Шиһабетдинова, Түбән Чәке авылы китапханәчесе  Владимир Токмаков һәм башкалар  да  Рафаэль Ильясовның иҗатына, хезмтенә югары бәя бирделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Котлаучыларның һәркайсы күңелендә җырчы белән бәйле булган хатирәләрне яңартты, аның күркәм сыйфатларын атады.

-Рафаэль Ильясов бик пөхтә кеше. Хәтта, концертларда  үтүкләнгән чалбары бөкләнмәсен дип, утырмый,  сәхнә артында йөреп тора иде. Чөнки аның халык алдына чыгасы  бар.  Аның моңында да пөхтәлек бар. Борынгы җырларны пөхтә, бормалы итеп, сузып, профессиональлек белән башкара ул, -дип билгеләп үтте Рабит Батулла.

Барлык котлаучылар Рафаэль Ильясовның югары һөнәри осталыгын һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Юбилей кичәсе Рамиль  Миндияр, Зөфәр Сафин, Ленаның Бичарина, Фирүзә Сибгатуллина, Рөстәм Низамов, Фасахәт Хөсәенова, «Таң» халык  ансамбленең «Кич белән авылда»  татар биюе,  баянчыларның көйләр уйнатуы  белән үрелеп барды.

Исегезгә төшерәбез, үз җыры, үз моңы белән халык күңелен яулап алган күренекле җырчыбыз, Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә озак еллар мөдир булып эшләгән Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туган. 

Балачакта ул ана назына мохтаҗ булып үсә. Бик яшьли ятим калгач, үги ана карамагында тәрбияләнә. Бу чоры турында искә төшерәсе килми аның. Шулай да әтисен рәхмәт әйтеп искә ала. Музыкага иләсле­ген сизепме, әллә инде бөек җырчы булуын алдан күзаллапмы, әтисе аны  Казан музыка училищесына китерә. Моның өчен ул әтисенә чиксез рәхмәтле.  

1960нчы елларда, консерватория студенты буларак, ул танылган шәхескә әверелә.  Курста гадәти булмаган уен коралында - гобайда  уйнаучыларның берсе була, шуннан популярлык казана башлый.

Рафаэль Ильясов күренекле, әмма бик тыйнак шәхес, хезмәтләре турында сөйләргә яратмый. Бары тик ул еллардагы афишаларда аның фамилиясен күреп, халыкның концертларга агылуы, якташыбызның бөеклеге турында сөйли.Аның  репертуарында һәрвакыт  халык көйләре, ә җырлары татар телендә генә яңгырый. Рафаэль  ага– моңсызларны да моңландырган җырлар остасы. “Камәр”, “Олы юлның тузаны”, “Галиябану”, “Рәй­хан”, “Сандугач” – шундый җырлар бакчасыннан.

Якташыбыз   нәкъ Тукай ишетергә те­ләгән стильне сак­лап, үсте­реп иҗат итүче чын милли җырчы.  “Күп­ләрне бит җырлар очраштыра – җыр белән дус, иптәш табыла”, – дип җырлый икән – белеп җырлый. Аның дуслары – дөньяның һәр кыйтгасында. 

Күп йөри, күп җырлый ул. Мәскәүләргә кадәр барып, тавышын яздыра. Язмалар төрле җирләргә тарала. Шуннан аны чит илләргә чакыралар. Халкыбызның милли җырларын ул үз иле­нең горур ватан­пәрвәре булып, Финляндия, Америкадагы сәхнәләрдә дә  яңгырата.

Рафаэль әфәнденең Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә үткән  50 ел гомер дәверендә татар музыка хәзинәсен халыкка ишеттерү өчен, күпме эш башкарылганын,  тапшыру әзерләнгәнен санасаң да, исең акылың китәрлек. Алар бихисап!

Шунысы бәхәссез: якташ җырчыбызның кыйбласы  гомерлек. Моңа дәлил буларак, юбилей кичәсе ахырында Рафаэль Ильясов  үзе дә  яраткан  җырларының берсе “Чүпрәле”не  башкарды.

ФОТОСУРӘТЛӘР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев