Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Р.А.Бикчуров" хуҗалыгы шикәр чөгендере чәчүгә кереште

Әле генә гөрләп торган машина – трактор паркы тынып калган. Механизаторлар үзләренә беркетелгән техниканы һәм җир эшкәртү, чәчү комплексларын кырга алып чыккан.

Хуҗалык җитәкчесе Равиль Бикчуров сүзләренчә,туңга сөреп калдырылган 3196 гектарда дым каплату тулысынча төгәлләнгән. Уҗым культураларының да бер өлешен тырмалап өстәмә сый биргәннәр. Узган көздәге кырылык бикчуровлыларны да читләтеп үтмәгән, чәчеп калдырган кышкы бодайның бер өлеше шактый ук дәрәҗәдә зыян күргән. 
Равиль Бикчуров һәм белгечләр белән шикәр чөгендере басуында күрештек. Әлеге культураны юкка гына “кыйммәтле” димиләр шул. Аны чәчү өчен туфракны да аерым технология буенча эшкәртергә һәм ашламаны да тиешле күләмдә бирергә кирәк. Чәчү алдыннан Илдус Алиуллов “К- 700” маркалы тракторга “КСО – 9,6” культиваторлары тагып туфракны йомшарта, аннан соң Фәрит Басыйров “ЗВТМ” агрегаты белән һәр гектарга 300 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә. Ашламаларны китереп һәм агрегатка төяп торучы Фәрит Тукаев белән Вахит Хәйруллов турында җитәкчеләрдән мактау сүзләрен генә ишеттек. “Бездән таләп ителгәннең барысын да эшлибез, менә орлыкларны дүрт сантиметр тирәнлектә күмдерәбез. Туфракның корылыгына игътибар итегез, дым бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Җылы яңгырлар кирәк, бөтен өмет Ходай Тәгаләдә”,- ди Равил Адиевич. Быел хуҗалыкта шикәр чөгендерен 354 гектарда чәчү планлаштырылган. Үткән елда да “крокодил” сортлы чөгендер һәр гектардан уртача 420 центнер югары сыйфатлы чимал биргән, аны сатудан 15 миллион сумга якын табыш алынган, рентабельность 20 проценттан артык булган. Шуңа күрә быел аның мәйданын да 54 гектарга арттырганнар. Хуҗалыкта “язның бер көне елны туйдыра” дигән әйтемне истә тотып эшлиләр. Монда иртәнге сәгать биштә үк кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелә һәм киеренке хезмәт кичке тугызга кадәр дәвам итә. Эш шартлары ничек егетләр, дигән сорауга механизаторлар бер тавыштан: “Ике мәртәбә кайнар аш китерәләр, ашау – эчү, хезмәткә түләү яхшы, эшлисе килеп тора”,- диделәр. Хуҗалыкта быел ашлама белән дә проблема юк, аны кыш айларында ук 320 тонна күләмендә кайтарып куйганнар. Димәк, барлык культураларның да быел һәр гектарына кимендә бер центнер ашлама керәчәк. Агымдагы елда фермер хуҗалыгы игенчеләре алдында 652 гектар сабан бодае, 685 гектар арпа, 777 гектар көнбагыш, 40 гектар солы, 36 гектар карабодай, 50 гектар борчак һәм 101 гектар берьеллык үләннәр чәчү бурычы тора. Басудагылар сынатмас, иң мөһиме һава шартлары гына уңай килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев