Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә полиция вирус белән көрәшә

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкка хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм сәүдә нокталарына рейдлар үткәрүне дәвам итә.

Таҗвируска каршы тору шартларында полиция бүлегендә берничә мобиль төркем булдырылган.

Мәгълүм булганча,12 майдан Татарстан Республикасында һәм районнарда санлы пропускалар режимы бетерелде. үп кенә предприятиеләр, шул исәптән, мәйданы 400 кв. метрдан артмаган кибетләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары эшләрен янә башлап җибәрделәр. Режимның беркадәр йомшаруына карамастан, барлык халык элеккечә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм кибетләрдә һәм башка сәүдә объектларында булганда битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

"Битлек, һичшиксез, авызны гына түгел, борынны да ябарга, шул ук вакытта ул биткә тыгыз якын булырга тиеш һәм ике сәгатьтән соң аны кулланырга ярамый. Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге вирусның үзеннән түгел, ә чирләгәндә яки ютәлдә авыручы кешедә бүленеп чыга торган вак тамчылардан саклый. Әгәр әңгәмәдәшләр бер – берсеннән 1 метрдан якынрак булса, вирус вак тамчылар белән бергә организмга эләгә ала”, ди район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Рөстәм Хөснетдинов.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, чүпрәлеләр санитар-эпидемиологик таләпләргә аңлы һәм җаваплырак карый башлаган. Шуның барәбәренә битлек һәм перчаткасыз йөрүчеләр саны да бермә-бер кимегән. Соңгы рейд вакытында нибары ике кешегә генә бөркетмә язылган

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында. Рәсемдә: хокук сакчылары рейдта. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев