Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Өлкәннәр декадасы төрле чараларга бай булды

Өлкәннәр декадасының районда ничек үтүе турында “Кайгырту” үзәге директоры Илгизәр Вафин белән сөйләштек.

-Илгизәр Рафикович, безнең районда өлкәннәрне аерым бер хөрмәт белән олылыйлар дип беләм...

Әйе, бу чынлыкта да шулай. Безнең районда ветераннарны Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итү 30 сентябрьдән үк башланды. Бу көнне без өлкәннәргә югары сортлы он өләшергә тотындык. “Ак Барс” Холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров иганәчелек итүендә район өлкәннәре өчен 27 тонна 600 кг күләмендә он кайтарылды. Әлеге продукция һәр өлкән кешегә 5 кг. исәбеннән таратылды. Әлеге ярдәмне райондагы 4467 өлкән кеше алды. “Эталон-Агро” җәмгыяте Иске Шәйморза авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 360 пенсионерга 1800 кг, “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгы Иске Чокалы авылындагы пенсионерларга 750 кг югары сортлы он, “Р.А.Бикчуров” хуҗалыгы 270 пенсионерга 1350 кг. он бүлеп бирделәр. “Цильна” җәмгыяте исә 530 пенсионерга гомуми суммасы 852 мең сумны тәшкил иткән азык-төлек җыелмасы таратты. Өлкәннәргә он һәм азык-төлек җыелмаларын таратуда волонтерлар, социаль хезмәткәрләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, авыл җарлекләре хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Өлкәннәр өчен ярминкә дә оештырылды.

Анда 4 миллион 415 мең 800 сумлык авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе сатылды. Ярминкәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды. “Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы”  студентлары һәм пешекчеләре коймак, кайнар чәй һәм ботка тәкъдим итте. Район оешма, предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләре автомашиналар белән өлкәннәр сатып алган товарларны өйләренә кайтаруда ярдәм иттеләр. Ярминкәдә барлыгы 77 тонна бодай, 72 тонна арпа, 13 тонна солы, 3 тонна борчак, 2 тонна арыш, 10 автомашина белән 60 рулон печән, 8 машина белән 48 рулон салам, 15 тонна он, 12 тонна отруби, 500 кг бәрәңге, 22 тонна шикәр комы сатуга чыгарылган иде. Ярминкәдән соң бер өлкән яшьтәге ханым 10 капчык арпа сорап мөрәҗәгать иткән иде, икенче көнне аның гозере дә канәгатьләндерелде.  

Бар гомерләрен бергә үткәргән, юбилейлы туй даталарын билгеләүче парларны да җитәкчелек котлап йөрде кебек?

Реклама

Әйе, 60 лет бергә яшәүче өлкәннәребез дә өлкәннәр декадасы барышында хөрмәтләнде. Шулай ук, 6 октябрьдә пенсионерлар арасында шашка-шахмат буенча турнир, 7 октябрьдә “Тормышка каршы 10 мең адым акциясе” үткәрелде, 13 ветеранга Өлкәннәр декадасы кысаларында районның 90 еллыгы юбилей медальләре тапшырылды, 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган күпбалалы гаиләләргә иганәчелек ярдәме буларак  210 кг он тапшырылды. Шулай ук, якынлашып килүче Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә “Ак Барс” Холдинг компаниясе” тарафыннан бирелгән 590 кг он өлешләп таратылды.

Районда шәхси эшмәкәрләр дә күп. Алар бу акциягә кушылдылармы,

 “Дуслык”, (Р.Р.Субаев), “Амарант”, “Капитан” кафелары аз тәэмин ителгән ялгыз яшәүче өлкәннәргә бушлай төшке ашлар тараттылар, чәч кисүче Г.Г.Ильясова 12 пенсионерга бушлай хезмәт күрсәтте. Иске Шәйморза, Иске Чүпрәле, Звезда, Иске Чокалы, Иске Кәкерле һәм Уби авыл җирлекләре Буа картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрен, Түбән Чәке авыл җирлеге Норлат шләһәрендәге картлар йортында яшәүчене, Марс һәм Городище авыл җирлекләре Тәтеш картлар йортындагы өлкәннәрне барып тәбрикләделәр, азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар.

Дөрестән дә әлеге гамәлләр пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү буенча яшь буынга үрнәк күрсәтү булып та тора. Чөнки  һәркайсыбыз кайчандыр ветераннар рәтендә булачак. Тик олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык күрсәтелсә иде дигән теләктә калабыз. Һәм әңгәмәдә катнашуыгыз өчен дә рәхмәт белдерәбез, Илгизәр Рафикович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X