Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә оешмалар арасында их яхшы хоккей командасы ачыкланды
“Алтын Барс” боз сараенда район башлыгы кубогына район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды.
Чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында да үтте.
Район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионаты агымдагы елның февралендә старт алды һәм ике ай буе дәвам итте. Бу февраль-март айларында командалар үзара икешәр тапкыр уйнады.
Финал уеннарында район администрациясе һәм мәгариф бүлегенең, «Татавтодор» АҖ Буа филиалының «Чүпрәле» ДРСУ һәм район электр челтәре берләшкән командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Татавтодор» һәм район электр челтәрләре берләшкән командасы алды һәм күчмә кубокны яулады. Икенче урында - "Спорт мәктәбе" командасы, өченче урында-район администрациясе һәм мәгариф бүлегенең берләштерелгән командасы, дүртенче урында – шәхси эшмәкәрләр командасы, бишенче урында – эчке эшләр бүлеге командасы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов призлы урыннар яулаган барлык командаларны да котлады һәм районда хоккейны популярлаштырганнары өчен барлык командаларга, уенчыларга һәм җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Призлы урыннарны алган командаларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев