Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә муниципаль хезмәткәрләрен һәм ветераннарын хөрмәтләделәр

Җирле үзидарә көне-Россиядә РФ Президенты тарафыннан 2012 елда гамәлгә куелды

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада район җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре, депутатлар, муниципаль хезмәт ветераннары, җәмәгатьчелек катнашты.

Җирле үзидарә көне-Россиядә  чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул РФ Президенты тарафыннан 2012 елда гамәлгә куелды. Бәйрәмнең рәсми датасы - 21 апрель . Җирле үзидарә оешу елларында катлаулы юл узды, әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, ул ел саен үз позицияләрен ныгыта.

Чара район башлыгы Марат Гафаровның котлавыннан башланды.Катнашучыларны  сәламләп, Марат Гафаров  җирле үзидарә – ул кешеләргә иң якын хакимият дип билгеләп үтте. Җирле үзидарә органнарына районның социаль һәм икътисади үсеше, чүпрәлеләрнең иминлеген булдыру  өчен зур җаваплылык йөкләнгән, диде.

Район башлыгы куелган бурычларны алга таба да тормышка ашыруга һәм Чүпрәле районында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә ышаныч белдерде. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде,  муниципалитет ветераннарына җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде.
Тантана кысаларында муниципаль хезмәткәрләрнең, ветераннарның озак еллар намуслы хезмәте, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар, шулай ук Чүпрәле районының 90 еллыгы медальләре тапшырылды.
Моннан тыш, оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Муниципаль хезмәткәрләр өчен мәдәният хезмәткәрләре катнашында концерт номерлары әзерләнгән иде.
Тантана Чүпрәле районы администрациясе каршында фотога төшерү белән тәмамланды.

ФОТОЛЕНТА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев