Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мөселман балалары җәйге ялларын “Мәрҗән” тәрбия үзәгендә үткәрә

Имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов районда мөселман балаларының җәйге яллары файдалы үтсен өчен Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында “Мәрҗән” тәрбия үзәге ачуны  юнәлеш иткән. 

 

Әйтергә кирәк, мондый төрдәге мөселман балалары өчен үзәкнең районда эшли башлавы әлегә  беренче тапкыр гына. Биредә төрле яшьтәге 25 ир һәм кыз бала ял итә. Ял вакыты 10 көнгә сузылачак.

“Үзәкне оештыру идеясе ничек туды?” дигән сорауга Данир хәзрәт аны күптәннән тормышка ашырасы килү теләге барлыгын   һәм менә ниһаять быел  башлангычына нигез салу куанычын белдерде.

-Үзәктә ял итәргә теләк белдерүчеләр тагын да күп, кызганычка каршы быел барысын да кабул итү мөмкинлегебез юк. Киләсе елларга үзәк мөселман балалары өчен лагерь буларак та эшләп китәр дигән уй-ниятләр белән яшибез,-ди бу хакта Данир хәзрәт.

“Мәрҗән” балалар  тәрбия үзәгендә  балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре:  ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, шулай ук,  дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр  намаз уку тәртипләре  өйрәтелә.

Мөгаллимәләр  Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова   балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйлиләр. 

Балалар  өч мәртәбә  “Амарант” кафесы пешекчеләре әзерләгән  ризыклар белән туклана, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша, экскурсияләргә йөриләр.  Болар барысы да бушлай, әлбәттә.

Биредә ял итүче балаларның   канәгать булулары күзләреннән күренә. Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәртәбәле була. Биредә ял итүчеләр белән  Казан шәһәренә сәяхәт кылу да күздә тотыла.

Бүген үзәктә ял итүчеләр район крайны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә алар өчен Нәфисә ханым Усманова район тарихын, билгеле шәхесләр турында сөйләде, туган якка багышланган сораулар белән викторина уздырды.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев