Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Милләтләр кроссы-2018” булды

15 сентябрь көнне районда зур спорт чарасы -  “Милләтләр кроссы-2018” һәм “Татарстан кроссы-2018” узды.

Әлеге чара районда 2004 елдан башлап һәр ел саен сентябрь аенда үтә. Бу көнне районның барлык 19 авыл җирлегендә дә әлеге спорт чарасы үтте.  
Район башлыгы Марат Гафаров ярышларда катнашучыларны сәламләп, аларның барысын да спорт бәйрәме белән тәбрикләде, әйбәт кәеф һәм уңышлар теләде. Аннан соң ул агымдагы елның 7 сентябреннән алып 9 сентябренә кадәр “Идел” яшьләр үзәге базасында футбол буенча үткән республика турнирында катнашып, призлы икенче урын яулаган команда футболчыларын уңышлары белән тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. 
Беренчеләрдән булып стартка яшь спортчылар - район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыкты. Алар йөз метр араны йөгереп үттеләр. Аннан соң аерым-аерым 8 сыйныфка кадәрге кызлар һәм малайлар, 9-11 сыйныфта укучы кызлар һәм егетләр, 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-егетләр, 59 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-егетләр, 60 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр старт сызыгына басты. 
Балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар арасында Дима Кузнецов-I, Прохор Тарнавский-II, Данияр Гильмутдинов III урынны яулады. Балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар арасында София Кузнецова-I, Азалия Сәлимҗанова-II, Лиана Гобәйдуллина III урынны яулады.
8 сыйныфка кадәрге малайлар арасында: Евгений Николаев (лицей)- I, Илназ Шакиров (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) - II, Фанис Фәизов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) - III урын. 8 сыйныфка кадәрге кызлар арасында: Василиса Павлова (Яңа Уби) – I, Регина Рәкыйпова (лицей) - II, Зарина Бельдичкова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе)-III урын.
9-11 сыйныфлар егетләре арасында: Артем Николаев (лицей)- I, Данил Жирнов (лицей)- II, Леонид Чичеров (лицей) – III урын. 9-11 сыйныфлар кызлары арасында: Клавдия Акмукова (Яңа Уби) – I, Дилә Низамова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) - II, Гөлназ Туктиева (Чүпрәле тармак технологияләре техникумы) – III урын. 
35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында: Ильяс Сафин (подстанция)- I, Денис Волков (ДЮСШ) – II, Вова Черланов (ДЮСШ) – III урын. 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: Мария Молгачева (Чүпрәле тармак технологияләре техникумы) – I, Алевтина Остроумова (район эчке эшләр бүлеге) – II, Наталья Михайлова (китапханә) – III урын.
59 яшькә кадәрге ир-атлар арасында: Фәрит Камусин (район эчке эшләр бүлеге) – I, Сергей Синдюков (подстанция) – II, Ринат Салахов (ДЮСШ) –III урын. 59 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: Ирина Синдюкова (ДЮСШ) – I, Румия Нәсыйбуллина (район мәдәният йорты) – II, Мария Никифорова (ДЮСШ) – III урын.
60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар арасында: Николай Хрисанов – I, Фәрит Мифтахов – II, Александр Бушуев – III урын.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов бар халыкны бәйрәм белән тәбрикләде һәм җиңүчеләргә Грамоталар тапшырды.
“Милләтләр кроссы-2018” һәм “Татарстан кроссы-2018” республика массакүләм ярышларында иң яшь катнашучы булып Максим Ларионов (3 яшь) һәм иң өлкән катнашучы булып Александр Бушуев танылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев