Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә милли проектлар гамәлдә: Чәке халкына бүләк

Татарстанда 2019 -2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыру өчен 44,6 миллиард сум акча юнәлдереләчәк

 

. Шушы программа кысаларында республикада 5,7 млрд. сумга 127 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, мәгариф объектларына  алты млрд. сум тотылачак. Балалар бакчаларын төзү һәм модернизацияләү буенча аерым “Демография” проекты эшли. Аның гомуми бюджеты буенча 114 объектка 8,2 млрд. сум акча каралган.

Без исә шушы көннәрдә “Мәдәният” милли проекты буенча Түбән Чәке авылында төзелә торган күпфункцияле үзәктәге эшләрнең барышы белән танышып кайттык.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, безнең республикада социаль программаларны тормышка ашыруның мондый масштаблары беркайчан да - совет чорында да, совет чорыннан соң  да, булмаган. 44,6 млрд сум – республикада милли проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы гына әле. Ул программа 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә сумма киләсе елдан тагын артачак, ди ул.

  • Егерме елга якын авылыбызда халыкка ял итү һәм күңел ачу өчен мәдәният йорты булмады. 2000 нче еллар башында авария хәлендәге, 25 еллык мәдәният йортын сүтеп ташлагач клубыбыз Түбән Чәке урта мәктәбе спорт залына урнашып торды. 2009 елда ясле-бакча бинасына күчтек. Кечерәк кенә залда бик кыенлык белән төрле чаралар үткәрдек. Авыл халкы анысына да түзде. Ә менә мәшһүр артистлар мондый кысан сәхнәләрдә чыгыш ясамады, билгеле. Тамашачыларга да урын җитми иде. Ходайга шөкер, быел яз башында “Мәдәният” дип аталган милли проект кысаларында менә шушы күп функцияле үзәкне төзү эшләрен башлап җибәрделәр. Монда 200 тамашачыга исәпләнгән зал, сәхнә, чишенү бүлмәсе булачак. Гомумән, бинада проект буенча мәдәният хезмәткәрләре өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак, - дип сөйли Түбән Чәке мәдәният йорты директоры Нина Митрофанова.

Шушы бинаның бер өлешендә авыл китапханәсе дә урнашачак икән. 11 мең данә китап өчен аерым зал каралган. Киенү-чишенү бүлмәсе бар.

-Авылда китап укырга яратучылар да бар. Кайбер пенсионерлар китап, гәзитләрне бирегә килеп  укый. Китап фондыбыз да арта бара,- дип сүзгә кушылды китапханә мөдире Владимир Такмаков.

Бүгенге көндә күпфункцияле үзәк дип аталучы бинаның сәхнәсе, ишек, тәрәзәләре ясала. Төзү осталары, Юрий Порфирьев җитәклегендә, эшне бик сыйфатлы башкаралар. Владимир Кудрявцев җитәкләгән бригадага эретеп ябыштыру эшләре йөкләнгән. Район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге начальнигы Радик Баһаветдинов әлеге объектның август аенда файдалануга тапшырылачагы турында әйтте. Август ахырында билгеләнеп үтәчәк республикабыз һәм районыбыз оешу бәйрәмнәре уңаеннан Түбән Чәке авылы җирлегендә яшәүчеләр өчен бу тарихи зур бүләк булачак. Рәсемдә: төзелеш барышы белән мәдәният йорты директоры Н. Митрофанова һәм китапханә мөдире В. Такмаков та һәрдаим танышып торалар. Автор фотосы.                

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев