Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды

Район мәдәният йортында узган  традицион август киңәшмәсе белән яңа  2019-20 уку елына старт бирелде. 

 

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Татьяна Иванова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре директорлары, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, ветеран-укытучылар,  яшь белгечләр  катнашты.

Киңәшмәгә килүчеләрне фойеда мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән  күргәзмә каршы алды. Кунаклар зур кызыксыну белән белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла торган, белем һәм тәрбия,  һөнәри юнәлеш бирү проектлары, мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән әзерләнгән бай үрнәкләр белән таныштылар.

Конференцияне район башлыгы Марат Гафаров ачты һәм якынлашучы  яңа уку елы, Белем көне белән котлады.

Гадәттәгечә, конференция эше башланыр  алдыннан тантаналы рәвештә лаеклы ялга китүче  ветеран укытучыларны, шулай ук аларга алмашка килгән яшь белгечләрне хөрмәтләделәр. Әйтергә кирәк, узган еллар белән чагыштырганда, быел районга эшкә кайтучы яшь мөгаллимнәр саны күбрәк һәм алар арасында да күпчелекне егетләр тәшкил итә.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов чыгыш ясап, узган уку елына йомгак ясады һәм киләсе елга эш юнәлешләрен билгеләде.

–Мәгариф системасында өстенлекле юнәлешләр булып белем бирү сыйфатын яхшырту, белем бирү учреждениеләренең  матди-техник базасын ныгыту, сәләтле балалар белән системалы эш алып бару, укучыларның сәламәтлеген саклау тора, - диде докладчы. –Соңгы елларда район мәгарифен үстерүгә күп чыгымнар тотыла. Быел гына да республика бюджетыннан 16 млн. 643 мең сум, район бюджетыннан төзекләндерү эшләренә 4 млн. сум акча бүлеп бирелде.  4 белем бирү учреждениесендә җылыту системалары, тәрәзә һәм ишекләр алмаштырылды, гомумән, тулысынча капиталь төзекләндерүләр үткәрелде.

Районда барлыгы 29 гомуми белем бирү оешмасы бар. Шуларның 17се – урта, 3се – төп, 8е – башлангыч мәктәп-балалар бакчасы  һәм  бер күппрофильле лицей. Шулай ук районда тармак технологияләре техникумы да эшли.

2019 елның 1 сентябрендә парта артына  2271 укучы утырачак, шуларның 192се – беренче сыйныфка килүчеләр.  Мәгариф бүлеге җитәкчесе  сүзләренә караганда, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерларның саны артуы күзәтелә. Шулай ук соңгы елларда дәүләт йомгаклау аттестацияләре күрсәткечләре дә үсә. Математика, биология, география, инглиз теле, тарих, химия фәннәреннән имтихан бирү буенча уңай динамика күзәтелә. Быел район буенча «Математика» фәне буенча уртача билге  4,28 тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән  (4,1) югары булган һәм быелгы республика күрсәткечләреннән (3,99) дә зуррак.  Рус теле фәненнән 100 балл җыючы Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Рәзилә Хәлилова да бар. Укытучысы – Гөлсинә  Иматдинова.  46 укучы  бердәм дәүләт имтиханнары  тапшырганда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган.

Мәгариф өлкәсендә барлыгы 616 белгеч эшли. Шуларның 76,3% – беренче һәм  югары квалификацияле категориягә ия.  Район  мәктәпләре һәм балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Боларның барысына да нәтиҗә ясап, Илсур Халитов  яңа уку елында районның мәгариф системасы алдында торган стратегик бурычларны   да билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның  йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Татьяна Иванова үз чыгышында  югары сыйфатлы белем бирү – мөһим бурычларының берсе, диде. Ул 11нче сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру барышында  канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрнең  сәбәпләренә тукталды. Республика күләмендә югары балл җыючы  муниципаль берәмлекләрне анализлап, әлеге исемлектә Чүпрәле районының да лаеклы урын алуын  әйтте.

Татьяна Иванова заманча уку программаларын үзләштерү, алдынгы эш алымнарын куллану, перспективалы фәнни проектларны тормышка ашыру кирәклегенә тукталды. Шулай ук, укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән грантлар отуда  актив катнашырга чакырды.

Конференция эшендә Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе директоры Марина Аръяхованың һәм тармак технологияләре техникумы директоры Рамил Әхмәтовның уку-укыту эшчәнлеге турында  чыгышлары тыңланылды.

Район башлыгы Марат Гафаров киңәшмәгә йомгак ясаганда “2018-2019нчы уку елы  нигездә уңышлы булды, әмма эшлисе эшләр бар әле”, - диде. 

–Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен мәктәпкәчә яшьтән үк планлы эш алып барырга кирәк. Бүгенге көндә районда балаларның 50%тан бераз артыгы гына балалар бакчаларына йөри, - диде ул. –Мәгариф өлкәсендә  күрелә торган чаралар, юнәлтелгән финанс ярдәме укытучыларның эш шартларын һәм укучыларның белем нәтиҗәләрен яхшыртырга тиеш, дип тә ассызыклады. 

Август конференциясенең алыштыргысыз элементы булып хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән педагогларны бүләкләү тора.  Марат Гафаров, Татьяна Иванова һәм Илсур Халитов мәгариф хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата сертификатлар да тапшырдылар.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев