Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә медицина хезмәткәрләрен котладылар

Июнь аеның өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм көне уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Медицина хезмәткәрләренә котлау һәм рәхмәт сүзләре белән район башлыгы Марат Гафаров, район үзәк хастаханәсенең  баш табибы Илмас Шиһабетдинов, район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм башка күп кенә оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре мөрәҗәгать иттеләр.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, ак халатлы медицина хезмәткәрләре – җәмгыятьнең иң игелекле һөнәр ияләре. Аларның хезмәте тулысынча кеше гомерен саклап калуга юнәлдерелгән.

Медицина хезмәткәрләренә, аеруча, соңгы елларда район, республика, гомумән ил буенча  коронавирус белән очрашырга туры килгән катлаулы чордагы хезмәтләре  өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Әйтергә кирәк, кешелеккә,  медицина хезмәткәрләренә авыр сынаулар аша үтәргә туры килде.

–Сәламәтлек сагында торучылар- кешеләрне туганнан алып, бакый дөньяга киткәнче гомер буе озата баручы һөнәрләр ияләре. Шуңа күрә медицина хезмәткәре көне - ул бөтенхалык бәйрәме. Районыбызда гомерен медицинага багышлаган тугрылыклы кешеләр эшләде һәм эшләвен дәвам итә. Кешелекнең гомерен саклауда Сезнең һәрберегезнең өлеше бәһасез. Сезнең өчен  ял көне дә, бәйрәмнәр дә юк, һәр көн, һәр сәгать райондашларыбызның гомерен саклап калуда, сәламәтлекләрен кайгыртуда армый-талмый хезмәт куясыз. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов исеменнән медицина хезмәткәрләре адресына юллаган котлау телеграммасын укыды, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исеменнән рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерде, шәхсән үз исеменнән коллективына сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләде.

Марат Гафаров һәм Ильмас Шиһабетдинов районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә грамоталар һәм чәчәкләр тапшырдылар.

«Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән поликлиника мөдире Надир Хәбибулла улы Таһиров бүләкләнде. Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамоталары белән табиб-педиатр Гөлназ Сәгъдиева, Яңа Ишле ФАП мөдире Ирина Калмыкова, Иске Ишле ФАП мөдире Айгөл Исхакова, табиб-травматолог-ортопед Сингх Раджеш Кумар бүләкләнделәр. Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ираида Калашникова, ультрозвук диагностикасы кабинетының шәфкать туташы Фәния Кәримова, терапия бүлегенең шәфкать туташы Лилия Залалова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Шулай ук, Чүпрәле районының 90-еллыгына истәлекле медаль белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов, акушерлык бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Светлана Тяхина, баш хисапчы Җәмилә Рәкыйпова бүләкләнделәр.

Чүпрәле районы дәвалау оешмаларының матди-техник базасын ныгыту өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен Рәхмәт хатлары «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуровка, «Махмутов» КФХ башлыгы Ильмир Махмутовка тапшырылды.

Моннан тыш, баш табиб, район Башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы, «Кайгырту» үзәге директоры, Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче мәгариф һәм хезмәт ветераны Гүзәлия Сәгъдиева медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, барлык рәхмәтле пациентлар исеменнән табибларга, шәфкать туташларына зур җаваплылык йөкләнгәнлеген билгеләп үтте. Ул күп еллар дәвамында шикәр диабеты белән авыручы тормыш иптәше Филоридның һәм шәхсән үзенең дә еш кына медицина хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен сөйләде һәм алар ярдәме белән бүгенге көндә бала-оныкларының хөрмәтле әби-бабасы булып гомер итүләрен билгеләде.

– Без табибларга ярдәм сорап, киңәш сорап еш мөрәҗәгать итәбез. Сез– кешеләргә өмет,  кайгыртучанлык, шәфкать  бүләк итәсез, гомерләрне озайтуда көн-төн хезмәт итәсез. Бу  һөнәрдә очраклы кешеләр бик аздыр дип уйлыйм, барыгыз да  һичшиксез иң югары бүләкләргә лаексыз. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим, хөрмәтле булып яшәгез, - диде ул.

Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм җылы атмосферада, күтәренке кәеф белән узды.  Сәхнәдә медицина хезмәткәрләренә багышланган җырлар яңгырады, рәхмәт сүзләре тынмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев