Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Бәйрәм кысаларында районының сәламәтлек саклау системасы үсешенә өлеш керткән хезмәткәрләр лаеклы бүләкләр алдылар.

Ак халатлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме кысаларында район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Чараны район башлыгы Марат Гафаров ачты һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

–Хөрмәтле табиблар, табибәләр, шәфкать туташлары, медицина хезмәткәрләре! Сезнең кулларда халкыбызның сәламәтлеге, сез көн саен кешеләрнең гомерен саклап калу өчен олы хезмәт куясыз,  тормыш бүләк итәсез. Сез кешенең  барлыкка килүнең беренче секундыннан аны гомеренең соңгы минутына кадәр озата барасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, нык сәламәтлек, рухи көч телим, - дип мөрәҗәгать итте Марат Ринат улы залда утыручыларга.

Медицина хезмәткәрләренә, район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук көн саен медицина хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләүче оешма һәм учреждение җитәкчеләре дә рәхмәт белдерделәр.

Игелекле эшкә – кешеләрнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш керткән үз коллективына һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен район үзәк хастаханәсе баш табибы Илмас Шиһабетдинов та җиткерде. Барыннан да элек сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

–Табиб һөнәре–иң изге эш. Төрле елларда алар иң куркыныч авырулар белән көрәштеләр һәм бүгендә медицина хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш сагында. Бердәмлек һәм һөнәрне ярату аркасында без барлык кыенлыкларны да җиңәрбез дип ышанам, - диде баш табиб Илмас Шиһабетдинов.

Реклама

Рәхмәт сүзләрен әйтергә чарага пациентлар да килгән иде. Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Елена Фомина билгеләп үткәнчә, ул табибларга авыр һәм экстрен пациент буларак эләгә.

– Йөклелекнең соңгы атнасында баш табиб Илмас Шиһабетдинов җитәкчелегендә табиблар миңа үзвакытлы һәм уникаль операция ясадылар. Шул рәвешле, ике кешенең гомерен саклап, безнең гаиләгә балаларга Әни һәм туганнарына кечкенә энекәш Ильябызны бүләк иттеләр. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле табиблар, - Елена Фомина.

Ильмас Шиһабетдинов, без Ильяга дөньяга килергә генә ярдәм иттек, аны башкаеннан Ходай Тәгәлә үзе сыйпаган, дип җавап бирде һәм аның киләчәктә әйбәт кеше булып үсүен теләде. Баш табиб күптәннән инде үзенең нәни пациентына бүләк тапшыру хыялы белән яшәвен белдерде һәм шушы форсат нигезендә Ильяга велосипед тапшырды.

Бәйрәм кысаларында районының сәламәтлек саклау системасы үсешенә өлеш керткән хезмәткәрләр лаеклы бүләкләр алдылар. Тармак ветераннарына район оешуга 90 ел тулу уңаеннан медальләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Медицина персоналына бәйрәм кәефен һәм концерт номерларын мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк итте.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев