Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Марс һәм Шланга авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Чараларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты.

Бүген традицион  авыл җыеннары Марс һәм Шланга авыл җирлекләрендә узды. Чараларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты.

Үз чыгышын Марс авыл җирлеге башлыгы коронавируска каршы вакцина ясату белән башлады.  Барлыгы Марс авыл җирлеге буенча 936 кешегә  вакцина ясатырга тиешле булса,  әлегә 866 кеше генә вакцина ясалган. Әлеге эш дәвам итәчәк.

Татар Бизнәсе

2022 елның 1 январена Татар Бизнәсе авлында 105 йортта 308 кеше яши, шуларның 166 е хезмәткә яраклы, 93 пенсионерлар, 10 мәктәпкәчә яшьтәге, 29 мәктәп яшендәге балалар.  Үлүчеләр саны 16, ә туучылар кызганычка каршы булмады, барлыгы 6 кеше күчеп китткән, кайтучылар, гаилә коручылар юк, диде ул.

Татар Бизнәсе башлангыч белем бирү мәктәбендә барлыгы 7 бала укый. Татар Бизнәсе балар бакчасында барлыгы 3 бала йөри.

Авыл халкы ит һәм сөт җитештереп көн күрә. Бүгенгесе көндә Татар Бизнәсе буенча барысы эре мөгезле төрлек саны- 341, шул исәптән 119 баш сыер. Атлар -14, кәҗәләр- 9, сарык- 90,тавыклар -1064, бал кортлары -9 оя.

Гаилә фермаларының да эшчәнлеге турында да әйтеп үтәсе килә, Татар Бизнәсендә Халилов Айратның 200% тулылыгы белән уңышлы гына эш алып бара. Барлыгы эре мөгезле терлек саны- 135, шуларның 50 сыер.

Мини фермаларның тулылыгына килгәндә:  Калимуллин Фиргать 10 сыер- һәм Садиев Җәмиль абыйлар 5 сыер тота. 2021 елда Залалов Наиль 400 мең сумга 8 баш сыерлык мини ферма ясаган.

 

Түбән һәм Югары Каракитә авыллары

-Демографик хәлгә килгәндә 2022 елның 1 январена Югары Каракитә авлында 118 йортта 324 кеше яши, шуларның 193 е хезмәткә яраклы, 111пенсионерлар, 9 мәктәпкәчә яшьтәге, 18мәктәп яшендәге балалар. Үлүчеләр саны 7, ә туучылар кызганычка каршы 1әү генә, барлыгы 5 кеше күчеп китткән, кайтучылар 4 кеше,кызганычка каршы гаилә коручылар юк.

Түбән Каракитә авылында 146 йортта 426 кеше яши, шуларның 227е хезмәткә яраклы, 129 пенсионерлар, 15 мәктәпкәчә яшьтәге, 32 мәктәп яшендәге балалар. Үлүчеләр саны 9, ә туучылар саны 5әү,барлыгы 14 кеше күчеп китткән, кайтучылар 5 кеше, гаилә коручылар берәү. Елдан– ел авылда яшәүечеләр кими бара, яшьләр авылда калмый, үлүчеләр күбәя, -, дип борчылуын белдерде  авыл башлыгы.

 Иң олы кеше Каракитә авылында Якуп Шаруков, аңа быел 95 яшь тула. Хатын-кызлардан Бибихәсана Санатулловага быел 93 яшь тула.

Авыл җирлегенең бюдҗет үтәлеше  100 % тәшкил итә. Чиста  су программасы буенча байтак кына эшләр башкарылган.

Марс урта мәктәбендә барлыгы 56 бала укый. Укытучылар саны 16. Марс балалар бакчасында барлыгы 10 бала йөри.

Авылда  3 кибет бар. Барсында да авыл халкын тәэмин итеп торырлык әйберләр җитәрлек.

Арсланов Рафик үзенең агач эшкәртү цехы белән уңышлы гына эшләп тора.Ул урындык, өстәл, ишек, тәрәзә ясаулары белән авыл халкын гына түгел тирә – як авылларны да тәэмин итеп тора.

Шулай ук Валеев Фиркат халыкны фураҗ, он, төзелеш материаллары белән тәэмин итә.

Авыл халкы ит һәм сөт җитештереп көн күрә. Бүгенгесе көндә авыл җирлеге буенча барысы эре мөгезле төрлек 1075, шул исәптә 202 баш сыер. Атлар 19, кәҗәләр 72, сарык 226,тавыклар 3611 баш, бал кортлары 95 оя исәпләнә.

Гаилә фермаларына килгәндә  Шәүкәт  Айметов  эре мөгезле 50 баш терлек асрый, шулардан 20се сыер. Мини фермалардан Дания   Айметова уңышлы эшли.

 

Шланга авылы

Шланга авылында  267 йорт бар. Шунда  601 кеше даими яши, аларның 320е  ир-ат, 281е  хатын кыз.

Мәктәптә 65 бала белем ала, шуларның 2 се  Татар Төкесеннән килеп укыйлар.  Мәктәпкәчә 18 бала: шуларның  8-е  балалар бакчасында тәрбияләнә.

2021 елда 2 бала туган, 13 кеше  гур иясе булган.  6 никах теркәлгән, 2 гаилә таркалган.

Халыкның яхшы яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый. Барлыгы 194 хуҗалыкта  207 автотранспорт исәпләнә, шулардан:   УАЗ – 48, такторлар – 47, йөк автомоб. – 16, җиңел авто -143, 3 комбайн. Бу – һәр гаиләгә 1,2 автотранспорт туры килә дигән сүз.        

  Соңгы  елларда авылда терлек саны артып киткән. 2022 елнын 1 нче январена 910 баш терлек, шулардан 365 сыерлар (былтыргыдан 26 баш артык) исәпләнә. 19 ат, 253 сарык  бар, бу һәр хуҗалыкта 4,7 баш терлек дигән сүз, ә кош корт 3531 данә.

Шлангада  гомер-гомердән тырыш, эш сөючән халык яши. Авыл 7 шәхси эшмәкәр эшләрен  тиешле дәрәҗәдә башкаралар. Ике шәхси кибет халыкка кирәкле көнкүреш товарларын вакытында кайтарып торалар.  1 агач эшкәртү цехы, 1 сөт җыючы, 2 КФХ,  1 кеше  транспорт йөк ташу хезмәте  күрсәтү белән шөгыльләнә. Тагын 2 пилорамма эшләп килә. 32 кеше үзмәшгуль(самозанятый) итеп теркәлгән.

Җыеннар барышында авыл халкы сорауларын бирде, җитәкчеләр бүгенге көн проблемаларын хәл итү турында, республика программалары, эшләнәчәк эшләр хакында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев