Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәрне юбилейлары белән котладылар

Бу көннәр юбилейлы даталарга аеруча бай булды.

Июнь аеның соңгы көннәрендә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Вәлиәхмәт Әһлиулла улы Хәлиуллов 90 яшьлек юбилеен билгеләсә, июль аен башлап, берьюлы  истәлекле гомер бәйрәмнәрен: Иске Ишледә Халисә Әхмадулла кызы Мәхмүтова, Түбән Чәкедә Мәгафура Гайнулла кызы Рәхимова  билгеләп үттеләр.

Юбилярларны  котларга район башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасары Ильмир Измайлов килделәр. Җитәкчеләр җылы теләкләр теләп, хөрмәтле өлкәннәребезгә Россия Президенты В.Путинның котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Вәлиәхмәт Әһлиулла улы Хәлиуллов  кайчандыр гөрләп торган төп нигезендә бүген ялгызы гына калган. Тормыш иптәше Рәшидә ханым белән алар 4 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Тик язмыш дигәнең, аларны  олы бала югалту хәсрәте белән сыный: ике улларын югалталар алар. Үткән ел Рәшидә ханым үзе дә бакыйлыкка күченгән. “Ә гомер дигәнең бер мизгел сыман, үтте дә китте...”, -ди Вәлиәхмәт ага.

...Вәлиәхмәт абый күпбалалы гаиләдә туа. Яшьли хезмәткә тартыла, туган җиреннән аерылуны күз алдына да китерми. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләү буенча белгечлек алганнан соң, агроном булып, башлап Чирмешән якларына җибәрелә. Аннан кайткач районыбызның төрле хуҗалыкларында хезмәт куя. “Россия” колхозында 17 еллап агроном булып эшли, орлыкчылык инспекциясе начальнигы вазифасын башкара, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хезмәт куя. Бер сүз белән әйткәндә, гомерен шушы өлкәгә багышлап, лаеклы ялга чыга. Район башлыгы Марат Гафаровтан да ул бүгенге авыл хуҗалыгы тормышы, андагы хезмәт хаклары турында сорашты.

Вәлиәхмәт абыйның ике кызы да Казанда гомер кичерә. Ә янәшәсендә генә вафат булган улының тормыш иптәше, килене Лилия яши. Ярдәм кирәк булганда да  аңа мөрәҗәгать итә ул. Иртән торуга ук, Лилиясе дә беренче эш итеп, кайнатасының хәлен белергә ашыга.  Оныгы Тимур да тормыш иптәше Алиясе белән “Бабам” гына дип торалар. Нәсел дәвамчыларына килгәндә исә, алар Вәлиәхмәт абыйның җәмгысе – 10 бала.

Юбилей көнендә дә алар бабаларына  сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп, бүләкләрен тапшырдылар, 90 дип язылган тортлар белән мул табыннар җыйдылар.

Хәлисә Әхмәдулла кызы Мәхмүтова Иске Ишле авылы кызы.

Хәлисә апа үзенең яшьлек елларын искә алып, колхозда  үгезләр каравын сөйли.

Әтиләре Әхмәдулла сугыштан яраланып кайта. Хәлисә апа әйтүенчә, аның тәненә кергән пулялар күренеп тора торган була. Алар барысы да тәнен шештереп, әледән-әле  яра ясап, үлекләп торалар. Әлеге авыртуларга түзә алмыйча, әтиләре 2 елдан соң үлеп китә.  Билгеле, балаларның барысы да яшьли авыр эшләргә тартылырга мәҗбүр була.

–Ач идек без. Шул килеш иген ташыдык, урман кисәргә йөрдек. Иң авыры минем өчен  колхозда үгезләр каравы булды. Яшь вакыт, көч җитеп бетми, әмма ашарга, яшәргә кирәк. Эшләдек, сәламәт булдык, Ходайга шөкер,-ди Хәлисә апа.

Авылдашы Исламша белән гаилә корып, 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 4се генә исән. Балалар башлы-күзле булып, таралышалар. Исламшасы да бакыйлыкка күченә.  Моннан берничә ел элек янындагы кызы Фәрзәнәсе дә Буа районына тормышка чыга. Әмма әниләрен үзләреннән калдырмыйлар.

Дүртенче ел Буа районында яшәсәләр дә, нигезләрен ташламыйлар. Кызы Фәрзәнәсе белән кияве Илгизәр даими кайтып йөриләр. Бәрәңгегә кадәр утыртып, йорт-җирне карап торалар. Шуңа бик шатлана инде Хәлисә апа. Гомумән, бүгенгесеннән канәгать ул. “Дөньялар гына тыныч булсын!”, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев