Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

 Чүпрәледә өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча янә кайнар линия эшли башлады

Бу хезмәтне волонтерлар башкара.

Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм үзизоляциядәге гаиләләр өчен азык-төлек, рецептсыз бирелә торган дарулар китереп бирү буенча кайнар линия телефоны (2-22-52) эшли башлады.

Өлкән буын вәкилләре өйдә калсын һәм коронавирус йоктырудан сакласын өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк.

Бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кайнар линия көн саен иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле,  шалтыратулар кабул ителми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев