Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәр өчен ярминкә гөрләде

Өлкәннәр көне кысаларында Иске Чүпрәле авылында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртәнге якта ук  базар территориясенә кирәк-яракны алып калырга өлгерергә дип, халык җыелды.  Әлбәттә, ярминкәгә килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәге кешеләр иде. Махсус алар өчен оештыручылар авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәргә тырыштылар. Бу көнне «Ак Барс-Чүпрәле», «Низамов А.А.», «Цильна» һәм башка оешмалар үз продукцияләрен саттылар.

Шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары да читтә калмады. Бал, бәрәңге, төрле ярмалар-ярминкәдә һәммәсен дә табарга мөмкин иде. Икмәк заводы үз кулинария эшләнмәләрен, ипи-булка тәкъдим итте.

Ярминкәдә продукция сату барышы һәм район халкының кәефе белән  район җитәкчелеге дә танышты, өлкәннәрнең гозерләрен тыңладылар..

Районның күпчелек предприятиеләре һәм оешмалары өчен мондый ярминкәләрдә катнашу гадәти күренеш. Ел саен аларга социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә кушыла, алар өлкәннәргә үзләре сатып алган авыл хуҗалыгы продукциясен өйләренә илтеп бирергә булышалар.

Бу ярминкәдә аеруча, арпа, бодай, он, шикәр комы күпләп сатылды.  Халык аларны капчыклап сатып алды.

Иске Элмәледән килгән Любовь һәм Петр Трофимовлар:

-Авыл җирендә мал-туар асрамыйча яшәп булмый. Ярминкәгә дә аларга азык алырга дип чыктык,-дип оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Ел саен ярминкәне Иске Чүпрәледән Гөлсинә апа ... да көтеп ала. “Инде эре терлек асрый алмасак та, тавык-чеби бар. Шуларга бодай алырга дип чыктык”, диде.

Бу көнне бәйрәм кәефе тудырып,  музыка яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга, үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев