Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр 

Чүпрәле районы аграрийлары язгы кыр эшләренең иң мөһим агротехник чараларының берсе – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга, минераль ашламалар кертүгә керештеләр. 


Районда быел язгы кыр эшләре вакытында төрле маркадагы 275 трактор эшкә җәлеп ителәчәк. 2021 елда районда план буенча чәчү мәйданы 42,5 мең гектар тәшкил итә. 11 мең гектар уҗымнарны һәм 8,5 мең гектар күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга кирәк булачак. 
Бүген П.В. Дементьев исемендәге Агрофирма" хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып көзге культураларны тукландыруга керештеләр. Һава шартларын исәпкә алып, минераль ашламалар кертү буенча чаралар узган елга караганда берничә көнгә соңрак башланды. 
- 2021 ел уңышы өчен узган көз 5600 гектарда көзге культуралар чәчтек. Бүген кыр эшләренең беренче этабына керештек. Чәчү өчен барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән. Уҗымнарның кышлавы да өмет уята, - дип “П.В. Дементьев исемендәге агрофирма” җитәкчесе Владимир Николаев. 
“Цильна” җәмгыятендә дә күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Биредә 1500 гектар күпьеллык үлән һәм 700 гектар уҗымнарны тукландырырга кирәк булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X