Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге чакырылыш тәмам

1 октябрьдән башланган чорда 48 егетебезне армия сафларына озаттык.

“Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә бик җаваплы карадылар. Башкача мөмкин дә түгел. Хәрби хезмәт белән шаярырга хакыбыз юк”,- ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. 
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова да көзге чакырылыш турында үз фикерләрен әйтә. “Әлеге чакырылыш үзеннән алдагылардан аерылмады. Гаскәрләргә яшьләрдән тулыландыру җибәрүне сыйфатлы тәэмин итү төп бурычларның берсе булып калды.

Шуңа күрә Ватанны сакларга барырга тиешле егетләрнең сәламәтлегенә аерым басым ясала. Армиягә белгечләр кирәк, шунлыктан хәрби – исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән, югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга игътибар күберәк бирелә. Бу алга таба да шулай булып калыр. Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы да бүләккә кәрәзле телефон алды. Моның өчен "Ватан сакчысы" дигән махсус тариф планы эшләнгән, аның нигезендә республика Хөкүмәте 30 минут сөйләшүгә һәм үзең җибәрә торган 10 SMS-хәбәргә айга бер тапкыр акча түли. Кәрәзле телефоннарга өстәп, солдатка алынучылар "армиягә чакырылучы комплекты" - беренче чиратта кирәкле әйберләр салына торган сумкалар да алдылар”,- ди ул. Көзге чакырылышның соңгы төркемендә районыбызның дүрт егете – Раил Латыйпов (Иске Чүпрәле), Алексей Долгов (Яңа Шигали), Никита Гордеев (Городище) һәм Илдар Гатауллинны (Шланга) озаттык. Әгәр дә озату урынындагы тәртипне читтән күзәтеп торучы полиция хезмәткәрләре булмаса, туй мәҗлесе дип уйлап куярлык.

Реклама

Вакыт бик иртә булуга да карамастан, берәүләр җырлый, икенчеләре бии, өченчеләре елый, шатланучылар да бар, өлкәнрәк туган – тумачалары үзләренең хәер – фатихаларын бирә. Солдатка китүчеләрне озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килгән. Алар егетләргә тагын бер кат исән – сау хезмәт итеп туган якка кайтуларын теләделәр. -Армиядә хезмәт итү – ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше, дип тә ассызыкладылар. Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Яхшы тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр Чүпрәле районына бик тә кирәк булачак. Районда алар өчен бик колачлы зур эшләр алып барыла. Ходайга мең шөкер, халыкка уңайлы булсын өчен ел саен яңа социаль объектлар файдалануга тапшырыла. Авыл тормышы шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Яшь кешегә гаилә корып рәхәтләнеп яшисе генә кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев