Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кыр эшләре көндәлеге

Көннәрнең җылы һәм аяз торуы басу эшләрен тизләтергә тулы мөмкинлек бирә.

Тырмаланырга тиешле 67987 гектар басу мәйданнарының 21724 гектарында (32 %) эш башкарылды. Хәзер хуҗалыклар үткән көздә сөреп калдырылган басуларда дымны күберәк саклап калуга төп игътибарны юнәлтәләр. Районда андый мәйданнар 46717 гектарны тәшкил итә. Әлегә аларның 35 проценты эшкәртелде. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, кырлардагы барлык агротехник чаралар да ике сменада оештырылган. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалында бүген дүрт техника дым каплата.

Филиал җитәкчесе Рафаил Алимов тракторчы Владимир Портнов, Сергей Мерчин, Виктор Ишмуков һәм Сергей Михайловның тырышып эшләүләре һәм көнлек нормаларны арттырып үтәүләре турында сөйли. Биредә иртә культуралар чәчүгә дә керештеләр. “Баргулт” маркалы чәчү комплексы белән идарә итүне абыйлы – энеле Алексей белән Сергей Маняковларга йөкләгәннәр. Егетләр бик тырыш күренә. Техниканың никадәр катлаулы булуына да карамастан, чәчү технологиясен бозуга юл куймыйлар, ике сменада тулы куатенә эшләтәләр. “Төнге вакытлардагы минус температурасы эшкә тоткарлык ясый. Сәгать уннан соң туфрак туңа, чәчкечләрнең сошниклары җиргә керми. Аннан соң инде тракторны туктатырга мзәҗбүр булабыз”, - борчылып агрофирманың баш агрономы Рәшит Юсупов. Җир – Ана һәм игенчеләр бүген җылы яңгырлар көтә. 

“Низамов А.А.” крестьян – фермер хуҗалыгы игенчеләре дә кыр эшләрен бердәм җиң сызганып башлап җибәрделәр. “Дым каплатуны бер – тәүлектә тәмамларга планлаштырдык. Чәчү эшләрен дә башладык. Туфрак өлгергән, вакытны кулдан ычкындырасы түгел иде”, - ди хуҗалык җитәкчесе Дамир Низамов. Тракторчы Дамир Әхмәтов “СЗ – 5,4” маркалы чәчкечләр белән “Раушан” сортлы арпаның орлыкларын җир куенына сала. Минераль ашламаны да чәчүлекләрнең һәр гектарына 100 килограмм исәбеннән кайтарганнар. Иртә чәчкән отар, - ди халык. Елдагыча икмәк язмышын кайгыртып, булсынга дип хезмәт куйган игенченең тырышлыгы, киңәшеп, күмәкләшеп, аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе дә менә дигән булыр, Ходай кушса. Ә бүген басуда гектар саны гына түгел, башкарылган хезмәтнең сыйфаты да бик мөһим. Бу хакта да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев