Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Космонавт көненә – бадминтон турниры узды

Гадәттәгечә әлеге көн уңаеннан район балалары арасында бадминтон буенча ачык турнир уздырыла.


Малайлар һәм кызлар быел да аны зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Бадминтон федерациясенең район филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар әйтүенчә, ул көнне “Чемпион” спорт комплексына илледән артык малай һәм кыз килгән иде. Ярышлар тантаналы шартларда башланып китте. Раджеш Сингх Кумар яшь спортчыларга матур уен һәм җиңү теләде. Әйтергә кирәк, катнашучыларның күбесе диярлек спортның әлеге төре буенча шушы залга күнегүләргә дә йөри.

Үз яшьтәшләре арасында Сингх Тимур, Бахитов Самат, Ильин Владик, Бакиров Радмил, Мөдәрисова Рамилә, Хасанова Дина, Миначетдинова Алина, Петухова Мария, Насибуллин Эрнест, Бахитов Азат, Нуртдинов Айнур, Фәхретдинов Юнус,Фәхретдинова Әдилә, Мөдәрисова Айсылу, Яхиева Динара, Шәрәфетдинова Нурзилә, Насибуллин Руслан, Алиакберов Ильяс, Кәримов Артур, Насретдинов Раил, Вәлиева Азалия, Низамова Алина, Дәүләтшина Гөлназ, Мөшәрәпова Диана, Юманов, Нигмәтуллин Данил, Смирнов Михаил һәм Низамов Айнур җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Аларга бадминтон филиалының кубоклары, медальләре һәм грамоталары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев