Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә коронавирус белән авыраучыларның саны 100дән артып китте

Ноябрь аенда гына үзендә вирус йөрткән 10 авыраучы теркәлде.

 

COVID-19 белән бәйле вәзгыять Чүпрәле районында да катлаулы булып кала бирә. Әлеге чир белән авыручылар саны, пандемия башланганнан бирле, 100дән артып китте.

Бу турыда район башлыгының эшлекле дүшәмбә киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов белдерде.

Ноябрь аенда гына үзендә вирус йөрткән 10 авыраучы теркәлде. Шуның өчесе үткән атнада билгеле булды, -диде Айрат Җәлалов. – Вирус йоктыручыларның күпчелеге 50 яшьтән узган кешеләр.

Реклама

Ул, шулай ук, шушы көннәрдә генә санитар-эпидемиологик комиссиянең чираттагы утырышы булып үткәнлеге турында да әйтте. Комиссия карары нигезендә районның оешма-предприятиеләрендә вируска каршы тору чараларын көчәйтергә, битлек кию режимы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, өлкәннәргә дару, азык-төлек китерү буенча волонтёрлар эшен дәвам иттерергә кирәклеге тәкъдим ителә.

Вирус таралуны кисәтү максатыннан күрелә торган “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәмәгән очракта штрафлар салынуы турында да исегезгә төшерәбез, -диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Безнең район буенча барлыгы шундый 1298 беркетмә төзелгән. Район эчке эшләр бүлеге, Башкарма комитет хезмәткәрләреннән төзелгән комиссияләр халык күпләп җыела торган урыннарга рейдлар үткәрүне дәвам итә. Соңгы атнада гына “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәмәгән өчен 28 беркетмә тутырылды, -диде Айрат Җәлалов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X