Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә комбайннар парады узды

​​​​​​​Авыл кешесе өчен иген үстерү бер елда да җиңел булмады. Ул һәрчак табигать тудырган кырыс шартлар алдында имтихан тотты.

Үткән көз чәчеп калдырылган уҗым культураларының корылык нәтиҗәсендә тулысы белән диярлек юкка чыгуы да хафага салды аны. Аннан күрелгән зыян гына да йөз миллион сумнар белән исәпләнә. Димәк, быелгы ашлыкны урып – җыю кайчандагыга караганда да җаваплырак булачак. “Быелгы ашлык алтын бәясенә тиң”, - диделәр тикшерү комиссясе членнары.   

Шуны да искәртик, элек елларда уракка әзерлекне тикшерү район башлыгы катнашында башкарылса, хәзер инде бу чарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да белгечләр килә. Аның быелгысында да Чүпрәле муниципаль районының башлыгы Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Хәлитов, белгечләр, җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре,  баш агрономнар һәм инженерлардан тыш ТР кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең “Коммерциячел булмаган оешма” идарәсе җитәкчесе Рәшат Шәймарданов, Татарстан Республикасының “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов һәм Буа муниципаль районы буенча “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов катнашты. Тикшерүчеләр үз эшен җаваплылыгы чикләнгән “ Эталон – Агро” җәмгыятеннән башлады. Аннан соң “Цильна” хуҗалыгы, П.В. Дементьев исемендәге һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмалары, күп тармаклы технологияләр техникумы һәм үсемлекчелек белән шәөгыльләнүче крестьян – фермер хуҗалыклары техникасын карадылар. Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына, аеруча бөртек коелырдай урыннарның томаланган булуына нык игътибар бирелде.

Шул ук вакытта агрегатларның янгын сүндерү җайланмалары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, запас су белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар булуга, машиналар агрегатлары номерларының документлардагыларга туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Хуҗалыклар җитәкчеләренә ачыкланган бозуларны бетерү кирәклеге күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, быелгы урак чорында район игенчеләренә 34700 гектар мәйданда бөртекле ашлык җыеп алырга туры киләчәк.

Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов әйтүенчә, басуга төрле маркадагы 73 комбайн чыгачак, һәр кыр корабы уртача 570 гектар басуда ашлык суктырырга тиеш булачак. Комбайннарның һәр кайсы махсус япмалар аша чыгарылды, бөртекләр коелу мөмкин булган механизмнар тикшерелде. Район башлыгы Марат Гафаров һәм “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу быел тагын да әһәмиятлерәк булуын, ашлык суктырганда комбайннарны минималь тизлектә йөртергә кирәклеген дә әйттеләр. Аннан соң игенчеләрнең хезмәт хаклары да суктырылган ашлык күләменнән чыгып билгеләнүен онытырга ярамый. Узган ел урагында да комбайнчыларның хезмә хаклары 60 мең сумнан 120 мең сумга кадәр булган. Чара барышында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы турында да кат – кат әйтелде.

Комбайннар парадына йомгак ясаганда иң яхшы әзерлек күргән игенчеләр район башлыгы Грамоталары һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Алар арасында “Эталон – Агро” хуҗалыгыннан Рамил Басыров, Александр Терентьев һәм Сергей Захаров, “Цильна” җәмгыятеннән Рәфик Шәйдуллов, Илдус Җәмдиханов, Фәнис Вәлиев, Илгиз Миначев һәм Радик Төхфәтуллов, “П.В.Дементьев” исемендәге агрофирмадан Михаил Чувашов, Сергей Семенов һәм Александр Батырев, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Илмас Нигманов, Илдус Гафуров, Фәнис Хәйруллин, Валерий Храмов, Петр Архипов һәм Владимир Квасов, “Җ. Гафуров”, “А. Хисамов” һәм  “А.Низамов” крестьян – фермер хуҗалыкларыннан Фәнис Кәримов, Илгиар Кәлимуллин, Надыр Җәббаров, Фәнис Шәйхаттаров һәм Рөстәм Шәйдуллов, җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыятеннән Юрий Биктиряков, Илмас Низамов һәм Анатолий Хохлов бар иде.

ФОТОЛЕНТА

Рәсемдә: комбайннар парадыннан күренешләр. Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев