Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә киләсе ел чәчүенә әзерлек эшләре бара

Районда 63515 гектар чәчүлек мәйданы бар, шуның 34644 гектарын, яъни 55 % бөртекле культуралар тәшкил итә.

Беркемгә дә сер түгел, уңышның нинди булуы нинди орлык чәчүгә бәйле. Киләсе ел чәчүенә үсемлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнүче КФХлары, җәмгыятьләр нинди орлык әзерләп куйганнар? Безнең якта кайсы төр орлыклар югары уңыш бирүчән? Шушы сорауларны без “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Исламетдин Низамовка бирдек.   

–Киләсе елда язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен 8877 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы таләп ителә. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 10 мең тоннадан артык орлык запасы тупланды,- дип сөйләп китте ул. –Сабан бодае орлыгы – 4626, арпа – 4069, солы – 450, борчак – 920, вика – 40 һәм карабодай 70 тонна күләмендә язгы чәчү өчен саклауга куелды. Аларның 4002 тоннасы ягъни 39 проценттан артыгы оригинал һәм элиталы орлыклар, репродукциялекләре 40 процентны тәшкил итә. Түбән продукт бирүчән орлыкларны (алдагы елда сортларны яңарту үткәрелмәсә, бу орлыклар “сортсыз” дип саналачак) чәчүлек материалы сыйфатында файдаланмаска киңәш итәбез. Югары репродуктлы орлыклар алар белән чагыштырганда һәр гектардан уртача бер тонна чамасы артык уңыш бирә.

Бүгенге көнгә складларга салынган барлык орлыкларның 50 проценттан артыгы тикшерелгән. Анализ нәтиҗәләре саклауга куелган чәчүлек материалның шытуга сәләте һәм дымлылыгы буенча кондицияле икәнлеге күрсәтелгән.

–Дөрес, чисталыгы буенча кайбер тайпылышлар да күзәтелде,-ди “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы, – аларны яңадан калибрлап, кондициягә җиткерделәр.

Быелның язында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчү өчен 1368 тонна югары репродукцияле орлыклар алынган иде. 2020 ел уңышы өчен дә 1225 тонна уҗым культуралары орлыклары кайтарылган. Аларның 1298 тоннасын оригинал һәм элиталы орлыклар тәшкил итә.

– Без уҗым культураларына фитопотологик һәм фитоэкспертиза да үткәрәбез. Бу вакытта аларның авыруларын ачыклыйбыз һәм нинди препаратлар кулланырга кирәклеген билгелибез. Быел уҗым культураларының 90 проценты диярлек һәлак булды. Шунлыктан сатып алган орлыклар чәчәргә туры килде. Кышкы культураларның 1292 тоннасына, ягъни безгә анализга китерелгән бөтен орлыклык материалга, фитоэкспертиза ясадык һәм аларның 10 – 14 процентына авыру йоккан булып чыкты. Сабан бодае культуралары орлыкларына яз җиткәч фитоэкспертиза үткәрү планлаштырылды. Фитомониторг үсемлекләрнең бөтен тамырлану чорында үтә. Бу вакытта чәчүлекләрнең гомуми торышы, авыру һәм корткыч бөҗәкләр белән зарарлануы тикшерелә. Хәзерге вакытта уҗым культуралары басуларына күзәтү алып барабыз. Быел алар 9294 гектар мәйданны били. Шуның 4350 гектарына “бик яхшы”, 2994 гектарына “яхшы” һәм 1950 гектарына “канәгатьләнерлек” билгесе куеп була. Бүген туфракта дым күләме җитәрлек, тамырлану дәвам итә. Кайбер урман полосалары буендагы басуларда уҗым культураларының ончыл чык (мучнистая роса) белән зараланулары күзәтелә,-ди Исламетдин Низамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев