Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә – “Хәтер шәме” акция узды

“Бердәм Россия” партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы башлануның 79 еллыгына багышлап 21 июньнән 22сенә каршы төндә Чүпрәле муниципаль районында “Хәтер шәме” акциясе үтте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 2009 елдан башлап ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә үткәрелә һәм шәмнәр кабызыла. Миллионлаган хәтер шәме йорт тәрәзәләрендә һәм хәрби мемориалларда фашизмны җиңгән халыкларның гомуми кайгы билгесе генә түгел, ә Кешелек хакына булган тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы буларак Россиядән тыш дөньяның дистәләгән илендә дә уза. Россиядә “Хәтер шәме”, “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләре белән беррәттән Халыкара бердәмлек актына әверелде.

Әлеге чара кысаларында Чүпрәле районы халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алдылар. «Бу көн елдан-ел безгә тарихи кыйммәтне һәм узган еллар вакыйгаларының мөһимлеген искә төшерә. Район үзәгендәге Сугыш һәм Хезмәт даны монументы янында үткән акциядә “79” санын чагылдырып шәмнәр кабынды. Бөек Ватан сугышы башланган көннән бирле нәкъ менә шуның кадәр ел үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев