Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хезмәт ветераны хөрмәтенә турнир узды

Ызандаш Чувашия Республикасының Шомыршы районы чикләренә үк сыенып урнашкан Чепкас Илмәт авылы безне кояшлы салкынча иртәсе белән каршы алды.

Чепкас дип аталган авыллар монда берничә. Авыллар да бергә үк кушылып урнашкан, татарлар белән чувашларны нибары бер урам гына бүлеп тора. Күрше тугандаш чуваш халкы белән татарлар дустанә яшәп гасырлар буе бик килештереп матур гомер кичерәләр, хәтта бер – берсенә кереп ипи – тозын да бүлешәләр. Район үзәгеннән илле чакрым ара булганлыктан бу якларга бик еш килеп тә булмый кебек. Бөтен Рәсәй авылларына хас күренеш – йортлар һәм халык саны кими барса да, чепкаслылар замана агышыннан калмыйча тулы канлы тормыш белән яшәүне дәвам иттерәләр.
Бөтен аңлы тормышын туган төбәген үстерүгә багышлаган Корбангали Зарипов та шушы авылда тәүге мәртәбә дөньяга аваз салган. Бала чагы, яшүсмер еллары да шунда узган. Канатлары ныгыган кош баласыдай үсеп җиткәч Казанда югары уку йортын тәмамлаган, ветеринария табибы дипломы белән районга кайтып җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйган. Райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе – Фрунзе исемендәге колхозга җитәкче итеп сайлангач ул зур сыналу юлларын уза. Кырчылык һәм терлекчелек тармакларының тотрыклы эшләвен тәэмин итүдән тыш, аңа Түбән Чәке авылы Советы территориясенә караган авылларны социаль яктан үстерү, мондагы халыкка яшәү өчен тиешле уңай шартлар тудыру белән дә ныклап эшләргә туры килә.

20 елдан артык колхоз җитәкчесе дилбегәсен тарткан елларда күпме тынгысыз төннәр кичерде икән Корбангали Хасиятович?! Колхоз объектларын төзүдән башка авыл эчләрендә юллар, күперләр, колхозчыларга торак йортлар сафка бастырасы бар. Бу хакта сүз чыккач Корбангали Хасиятович үзе дә ул чакта эш өчен ташып торган энергиясенә шакката. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемне дә аңа лаеклы эшләре өчен бирделәр. Чәке халкы аны онытмый. Аннан китүенә шактый еллар узса да, аның турында иң якты хатирәләр генә саклыйлар монда, телефон аша еш кына элемтәгә кереп хәлләрен белешәләр, туган көннәрендә, бәйрәмнәрдә шалтыратып котлау теләкләрен җиткерәләр. Һөнәри училище коллективы да аны һөрмәтли. Ул директорлык иткән елларда әлеге уку йортының ирешкән уңышлары бәяләп бетергесез.
...Алда ни көтәсен, башның ни күрәсен берәү дә белми шул. Яңа Чүпрәледә йорт – җире янып киткәч туган авылына кайтып янә өй җитештерә. Йорт салуда да бергә хезмәт иткән дуслары ярдәм кулын сузалар. Хатыны Дания ханым да туган авылга кайтуны хуп күрә. Туган туфрак шундый икән ул, җан тартмасса кан тарта диләр бит. “Читтәрәк яшәсәк тә дусларыбызның җылы мөнәсәбәтен тоябыз, алар белән горурланабыз”, - ди Корбангали Зарипов. Әле шушы көннәрдә генә ул үзенең туган көнен билгеләп үтте. Ветераннарның район советы рәисе Роза Нәсыйбуллина, Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм райондагы шахмат клубы директоры оештырган бер төркем шахматчылар шушы уңайдан Чепкас Илмәт авылында зур турнир үткәрделәр. Корбангали Хасиятовичны туган көне белән котлап иң җылы теләкләр, куйган хезмәтләре өчен иң олы рәхмәт сүзләре әйтелде. Турнирда җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Звезда авылы җирлеге башлыгы Виктор Григорьев әлеге чараның яшь буын өчен дә үрнәк булуы турында әйтте. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый ярышлар Чепкас Илмәт авылында Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм Корбангали Зариповның туган көненә багышлап ел саен үткәрүне планлаштырдылар. Моның өчен махсус күчмә кубок та булдырылачак икән.
Ярышлардан соң ветераннарның район советы күчмә утырыш үткәрде. Анда Чепкас Илмәт авылы буенча ветераннар советы рәисен сайлау мәсьәләсе каралды. Авыл өлкәннәре бер тавыштан бөтен гомерен җаваплы хезмәттә үткәргән Расыйх Абдрахмановны совет җитәкчесе вазыйфасына тәкъдим иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев