Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Халык җыеннары» төгәлләнде

Бу атнада җитәкчеләрнең авыл халкы белән очрашу чарасы төгәлләнде.

Аларның кайберләрендә Татарстан Дәүләт Советы, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында  һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов та катнашты.

Төрле авылларда халык тарафыннан төрле проблемалар күтәрелде. Село Уби авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләр су челтәренә тизрәк тоташуны көтсәләр, Яңа Чокалы, Кече Шәйморза кешеләре юлсызлыктан зарлана. Юл яхшы булган авыл тирәләрендә исә аварияләр теркәлә – халык автомобиль йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламавы турында белдерә, бу уңайдан юлларга киртәләр куюны сорый. Күп кенә авылларда пай җирләренә түләү суммасын арттырыга кирәклеген дә әйттеләр. Кече Чынлыда электр баганаларын яңаларына алмаштыру зарурлыгы – көнүзәк мәсьәлә.

Халыктан яңгыраган һәр зар, үтенеч язып алынды. Алар буенча “юл картасы” төзеләчәк һәм проблемаларны хәл итү юллары барланачак.

Җыен башланыр алдыннан районның төрле служба җитәкчеләренең урында кабул итүе дә оештырылды. Иң күп мөрәҗәгать итүләр район халкын социаль яклау хезмәтенә һәм пенсия бүлегенә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев