Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә халык санын алу өчен алты стационар участок эшли

15 октябрьдән Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Республикада халык санын алу өчен 500 дән артык стационар участок ачылды. Бу хакта «Татар-информ»  яза.
Шуларның алтысы Чүпрәле районында урнашкан.
Стационар исәпкә алу участоклары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
- Татар Саплыгы авылы, Мәктәп урамы, 3 «а» (Алешкин Саплык авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-75-49; +7 939-386-56-44.
- Яңа Уби авылы, Тынычлык урамы, 40 нчы йорт (Уби авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-55-36; +7 939-386-54-63.
- Яңа Ишле авылы, Совет урамы, 24 нче йорт (Яңа Ишле авыл җирлеге администрациясе. Телефоннар: 3-06-24; +7 939-386-56-38.
- Матак авылы, Уганин мәйданы, 22 " б " (Матак авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-81-17; +7 939-386-56-42.
- Зур Аксу авылы, Октябрь ур., 47 (Зур Аксу авыл җирлеге администрациясе).Телефоннар: 3-21-45; +7-939-386-56-43.

Реклама

- Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 14 «а»йорты. "Минем документлар" күпфункцияле үзәктә урнашкан. Телефон: 8-927-488-80-23.
Югарыда күрсәтелгән телефон номерлары буенча да исәпкә алучы белән очрашу вакытын һәм урынын килештерергә яки исәпкә алучының телефон номерын ачыкларга мөмкин.
Республикада яшәүчеләр, шулай ук электрон рәвештә исәпкә алу мөмкинлеге булмаган чүпрәлеләр үзләренең йортларында исәпкә алучыларны кабул итәргә теләмәгән очракта  әлеге участокларга килеп, халык санын алу анкетасын тутыра алалар. 
Бөтенроссия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр узачак. 18 октябрьдән сан алучылар өйләрне йөреп чыга башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X