Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кеше гомерен янгын сигналы саклап калды

2020 ел башыннан Чүпрәле муниципаль районында 45 янгын теркәлгән

“6 ноябрь төнендә Иске Кәкерле авылында янгын турында хәбәр килде. Биш минуттан соң ук ут чорнап алган йорт янына авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү командасы килеп җитә. Бу вакытта инде ялкын телләре йорттан ике метр ераклыкта гына урнашкан мунча һәм йорт верандасын чолгап алган була. Район үзәгеннән килгән янгын сүндерүчеләргә “йортта кеше юк” дип хәбәр бирәләр.

Ярты сәгать эчендә 55 квадрат метрны тәшкил иткән янгын тулысынча сүндерелә. Кыска гына вакыт аралыгында 10х5 метр зурлыктагы бер катлы йорт һәм ишек алды корылмалары кара көлгә әйләнә. Бәхеткә каршы, өй эчендә урнаштырылган жиһазның янгын чыгуы турында сигнал бирүе нәтиҗәсендә, ялгыз яшәүче 61 яшьлек хуҗа ир – ат үзе исән кала. Электр җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне дөрес үтәмәү әлеге янгын чыгуга сәбәп булган”, - дип хәбәр итте безгә 114 санлы янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Ильвир Сәлахов.

Аның сүзләренчә, 2019-2020 елларда Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасының максатчан программасы буенча 377 йортта һәм фатирда ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар иминлеген тәэмин итү өчен 1261 данә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган. 2016-2019 елларда торак йортларда (фатирларда) булган янгыннарның 30 очрагында янгын хәбәрчеләре ярдәмендә йортта яшәүчеләр янгын чыгу турында үз вакытында сигнал алганнар, нәтиҗәдә 77 кешенең, шул исәптән 35 баланың гомерен саклап калган. Һәркем үз йортының иминлеге турында уйланырга һәм автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тиеш. Аларның бәясе зур түгел. Ә кайчакта ул сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин, - дип дәвам итте сүзен Ильвир Сәлахов.

Реклама

Иске Кәкерле авылы йортларында шундый жиһазларны 30 дан артык йортта урнаштырганнар. Җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин әйтүенчә, инвалидлар һәм ялгыз картлар яши торган һәр йортта шундый жиһазлар куелган. Янгыннардан саклану чаралары турында күп сөйләнсә дә, аларны бозу очраклары теркәлеп тора, нәтиҗәдә күп еллар туплаган мөлкәт санаулы вакыт аралыгында юкка чыга.

Ильвир Сәлахов мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2020 ел башыннан Чүпрәле муниципаль районында 45 янгын теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 янгынга күбрәк. Аларда биш торак йорт һәм 15 корылма юк ителгән. Өч торак йорт һәм 21 корылма зыян күргән. Барлык янгыннарның 56,8 проценты корыган үлән, камыл һәм чүп – чар януга бәйле. 2020 елның ун аенда райондагы янгыннарның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү – тәмәке тарту, мичләр һәм  төтен юлларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү сәбәп булып тора, ди И. Сәлахов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев