Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кабат егетләрне армиягә озату булды

Көзге чакырылышның тәмамлану вакыты – 31 декабрь.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылышның алтынчы төркемендә Зур Чынлы авылыннан Илгиз Баһаветдинов, Чуваш Шәйморзасыннан Виктор Долгов, Иске Чүпрәледән Рәзил Дружков, Яңа Элмәледән Николай Еремеев, Яңа Ишледән Илшат Макатин, Иске Чүпрәледән Ленар Хәлимов,  Татар Убиеннан Раил Шәрәпов һәм Яңа Элмәле авылыннан Роман Изендеев бар иде. Берничә тәүлек эчендә әлеге егетләр республиканың “Патриот” үзәгеннән Россия армиясенең төрле гаскәрләренә юл тотачак.

Автобуска утырыр алдыннан бер ел гомерләрен Ватанны саклау хезмәтенә багышларга тиешле егетләргә тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Село Уби авылы жирлеге башлыгы Александр Ярухин мөрәҗәгать итте. Район башлыгы сүзләренчә, әлеге төркемдә китүчеләрнең бишесе районыбыз шефлык иткән  Ногинскидагы частькә барачак.

Ленар Хәлимов, призывник:

Минем һөнәрем буенча да армия хезмәтен узу кирәк. Казанда юрист белгечлеге буенча бакалавр тәмамладым, магистратурага кердем. Анысында армиядән соң укырмын инде.

Ленарның әтисе Фиркать:

Реклама

Үзем дә, икенче улыбыз Динар да армиядә булдык, әле нинди частьтә диген?! Стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләрендә. Андагы хәрби техниканы күрсәң исең-акылың китә. Хәзерге армиянең көч-куәтен нәкъ шушы ракеталар раслый да инде. Ленарның армиягә бик барасы килде, студент буларак аңа армия хезмәтен кичектереп тору мөмкинлеге бирелгән иде. Ә ул “Яшьрәк вакытта барып кайтырга кирәк”, ди. Хәерле булсын! Улыбызга да, барлык егетләргә дә исән-имин туган якларга әйләнеп кайту язсын!

      

Дәвам итеп

2020 елның көзге чакырылышы бик катлаулы шартларда үтә. КОВИД-19 көчле респиратор-вирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, районның чакыру комиссиясе, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре авыру таралуны профилактикалау буенча барлык санитар-эпидемиологик чараларны үти.

Алдагы саннарда бу чакырылышта 33 егетебезнең армиягә алыначагы турында әйткән идек. Соңгы көннәрдә генә 35 егетебезнең хәрби кием киячәге турында белдек. Димәк, тагын ике солдатны озатасыбыз бар әле. Ә көзге чакырылышның тәмамлану вакыты – 31 декабрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X